Гөлнара Габдрахманова:»Оешмаларның документны тапшырмавы халыкның хокукын боза»

Бүген Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән утырышында еллык эшләргә нәтиҗә дә ясадылар, проблемаларга да тукталдылар, эшлисе эшләргә дә тукталдылар. Утырышта Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Федераль Архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Юрасов катнашты.

-Узып баручы ел җиңел булмады.Пандемия шартларында халыкка иң кирәкле оешма булдык дисәк тә була. Безгә мөрәҗәгатьләр кимемәде. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү архив хезмәткәрләренә зур бурычлар куйды. Ел дәвамында бик күп эшләр башкарылды,тарихны барлаган китапларга мәгьлүмат тупланды, — ди Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Проблемалары да юк түгел. Элек сугыш вакытында Татарстандагы һәр оешма үз эшчеләре хакында архивка мәгьлүмат биреп барган. Ә хәзер күп кенә оешмалар архивка документ тапшырмый икән.
— Без күп кенә юкка чыккан оешмаларда эшләүчеләрнең бер генә документы да юк. Соңгы 4елда 8 меңнән артык оешма ябылган,шуның бары тик 1меңе генә архивка язу тапшырган. Болай эшләгәндә халыкның пенсиягә чыгу хокукы бозыла, — ди комитет рәисе.

Архив хезмәткәрләре документларны барлау,саклау белән генә чикләнми, гаиләләрнең үз нәселен барлау эшенә дә өлеш кертә. Моңа төрле шәҗәрә бәйрәмнәре ачык мисал булып тора. «Минем шәҗәрәм» бәйрәме бөтен республиканы колачлады. Төрле районнардан килгән гаиләләр үз нәселенең тамырлары,гореф-гадәтләре хакында сөйләде.
Киләчәктә тарихны барлау буенча эшләр дәвам итәчәк.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү