Нәселеңне барлаганга бүләк бирәләр: Архив эшләре буенча дәүләт комитеты бәйгегә йомгак ясады

Нәселеңне барлыйсың, үзеңә кадерле булган документларны архивка тапшырасың да – бүләк бирәләр. Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты инде өченче ел рәттән төрле бәйгеләр уздыра. Шул рәвешле алар архивны да тулыландыра. Соңгы биш ел эчендә бу өлкәдә эшләнелгән эшләр бик күп икән. Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов та шулай ди.

–  Шушы биш ел эчендә бик күп үзгәрешләр булды. Архив эше зур тизлек белән алга бара.  Әти-әни һәм архив буенча бирелгән генетик, мәдәни-тарихи код – безнең өчен бик мөһим әйбер. Күргәзмәдә бик күп эшләр күрдек. Аларда нәселне барлау, тарихны онытмау ята. Бу эшне тагын да җәелдерергә кирәк, – ди ул.

Архив эше шәҗәрәңне төзү генә түгел әле ул. Пенсиягә чыгар алдыннан да, башка документларны барлаганда да аларга илткән сукмакны еш таптыйсың. Оешмаларның вакытында бар документларны архивка тапшырулары да мөһим. Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова да шулай ди.

– Татарстанда архив оешуга быел 105 ел тулды. Бу – бик зур сан. Аның артында зур хезмәт ята. Хәзерге архив хезмәткәрләре мәгълүмат кына туплап калмый, алар заман белән бергә атлый. Белешмәләр  әзерләп бирү дә тизләтелде. Элек 6 ай көткән язуны хәзер безнең хезмәткәрләр 3–30 көн эчендә әзерләп бирә, – ди җитәкче. – Соңгы ике елда зур оешмалар 1155 документ тапшырды. Әгәр алар моны эшләмәсә, без киләчәктә үзебезгә мөрәҗәгать итүчеләргә хезмәт хакы турында белешмә дә бирә алмаячакбыз.

Архив оештырган бәйгеләрдә балаларның да катнашуы сөендерде. Гөлнара Габдрахманова яшерми: элек укытучы булып эшләве үзенекен итә. Ул ничек тә яшь буынны архив эшенә тартмакчы.

– Балаларның нәсел барлавы гаиләләрне берләштерә. Алар кечкенәдән әби-бабалары турында белеп үсә. Елдан-ел бу эшкә тартылучылар күбәя. Без балаларның берсен дә бүләксез калдырмыйбыз, – ди җитәкче.

Җиңүчеләр арасында Буа районы архивы да бар. Аны 13 ел буе җитәкләгән Ләйсән Самерханова өченче ел рәттән җиңү яулый икән.

– Беренче елны икенче урын алдык. Шуннан соң ничек тә беренче булырга кирәк дигән максат куйдым. Без – «Гаилә архивын тапшыр» дигән номинациядә җиңүче. Ике ел рәттән беренчелек бездә. Кешеләргә бик кадерле булган документларны барлап, аны үзебездә саклыйбыз, – ди ул.–  Элеккеге архив белән бүгенгесе бик аерыла. Бик күп эш башкарылды. Балалар белән дә эшли башладык. Бүләкләнүчеләр арасында безнең район мәктәбендә укучы егет тә бар. Безнең өчен зур горурлык бу.

Биектауның 2 нче мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Сиринә Зарипова «Минем шәҗәрәм» номинациясендә беренче урынга лаек булды. Ул җиде буын әби-бабасының шәҗәрәсен төзегән.

– Шәҗәрә төзүдә әнием белән дәү әнием ярдәм итте. Без бергәләп нәсел җепләрен барладык. Миңа бу эш бик ошады. Безгә кадәр җиргә килеп киткән әби-бабайларны белү кызык булды. Киләчәктә җиде буынымны гына түгел, күбрәк тә барлыйсым килә, – ди Сиринә. – Туачак балаларым өчен нинди зур мәгълүмат калдырам, дип тә сөенәм. Минем уйлавымча, һәр әти-әни моны эшләргә тиеш.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү