Рөстәм Насыйбуллин: «Үземчә эшләргә яратам»

Cәхифәбезнең бүгенге кунагы – Халыкара конкурслар лауреаты, җырчы Рөстәм Насыйбуллин. Күптән түгел 30 яшен тутырган җырчының нинди яңалыклары бар? Әллә репертуарын үзгәртергә уйлыймы? Ни өчен ул үзеннән олырак дуслар сайлый?

– Ни хәл?

– Аллаһка шөкер. Күптән түгел 30 яшемне тутырдым, туган көнемдә концерт куйдым. Үз тавышым белән 29 җыр башкардым. Халык канәгать калды, дип уйлыйм. Концерттан соң уңай кайтавазлар килде. Соңгы айларда яңа җырлар иҗат иттек. Минем фамилиядәшем, «Сак-сок» беренче татар фолк-рок төркемен җитәкләгән Заһир абый Насыйбуллин репертуарыннан минем өчен үзгә юнәлештә булган берничә җыр алдым. Бөтен якка таба эшлибез хәзер. Башта миңа килешмәс бу, шырты-пырты җырлар дип әйтүче булыр, дип курыккан идем. Җырлап карыйк әле, халык ошата бит.

– Сезнең репертуарыгызның күп өлешен патриотик җырлар алып тора. Бу нәрсәгә бәйле?

– Беренчедән, бу минем тавышыма туры килә. Икенчедән, мин ул җырларны бик яратам. Кумирларым – Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Сәхабиев кебек җырчылардан калган бу җырлар кайдадыр онытылып, базда ятарга тиеш түгел. Урыннары, көннәре, аны яратып тыңлый торган халык та бар бездә. Бөтен әйбер «камыш арасыннан килеп чыктым да, айга карап сине яраттым» кебек була алмый. Соңгы арада, игътибар иткәнегез булса, илдә вазгыять үзгәргәч, җырчыларның күбесе патриотик темага кереп китте. Бер дә җырланмаган җырлар җырлана башлады. Үлми торган җырлар инде ул. Алар гел кирәк булачак. «Нәрсәгә кирәк соң, мондый концерт белән халык җыеп булмый бит инде», – диләр. Яңа ел концерты белән 9 Май бәйрәме бернәрсә түгел инде ул. 9 Май булмаса, без дә булмас идек.

– Сезнең өчен ватанпәрвәрлек нәрсә ул?

– Ватанпәрвәрлек ул – кайсы җирдә тудың, шуннан беркая да китмичә, шунда яшәү. Бер тапшыруда күрсәтәләр: Себердә, Тундрада юл да юк, кайбер авылларга вертолет та төшә алмый, мәктәп юк, болан көтәләр. Шуннан китмиләр, үзләренең җирендә гаилә корып, балалар үстереп яшәп яталар. Менә бу – миңа калса, ватанпәрвәрлек. Һөнәрем җыр булмаган булса, мин дә авылда яшәр идем. Миңа авыл хуҗалыгы бик якын. Кечкенәдән маллар асрадык, бишәр-алтышар сыер да тоттык. Бик авыр хезмәт инде ул. Туган ягым Нурлаттан килеп йөрү генә читенрәк. Әмма мин үземнең республикамнан, шушы җирдән беркая китәсем килми.

 – Сезнең тавыш белән, әйтик, Ренат Ибраһимов кебек лирик җырлар, мәхәббәт турында җырласагыз, бәлки, хатын-кызлар арасында популярлык казаныр идегез. 

– Табигать буенча хатын-кызлар күбрәк түбән тавышлы ир-атларны яраталар икән. Бер елны Рәшит Сабиров ниндидер концертта чыгыш ясаганнан соң, мин башны иеп, кереп китәргә торганда, туктатып, халыкка карап: «Ниһаять, чын ир тавышы ишеттек», – дип әйткән иде. Минем репертуарда лирик җырлар да бар. Әйтик, Филүс абый Хисаметдинов язган җырлар, Илсөяр апа Иксанова сүзләренә «Калдырма» дигән җыр. Мин аларны төрле чараларда башкарам. Соңгы араларда җырлаган юк. Сез әйткәч, яңадан башлыйсы булыр.

 – Опера җырчысы булырга теләгегез юкмы соң? Тавышыгыз бара бит.

– Мин үземне күбрәк аерым сәхнәдә күрәм. Концертларда, шәхси чыгышлар белән. Ниндидер кысаларга керәсем килми. Мин үземчә эшләргә яратам.

– Үзегезгә карата нинди тәнкыйть ишеткәнегез бар? Һәм аңа ничек карыйсыз?

– Мин күбесенчә игътибар итмим аларга. Тәнкыйть булырга тиештер инде ул. Әле бер көнне бер хәл булды. Ничә ел җырлап, булганы юк иде. Бер шагыйрәнең премиясен тапшыру тантанасына җырларга чакырдылар мине. Ул көннәрдә үземнең концерт белән баш каткан иде. Тик шулай да ризалаштым. Минем җыр сүзләрен оныта торган гадәт бар. Плюс белән дус түгел, алай җырламыйм, дидем. Сәхнәгә сүзләр куеп караган идем, алып аттылар, куйдырмадылар. Ярар, өйрәндем мин бу җырны. Кирәге чыгар дип, бәләкәй генә кәгазь тотып чыккан идем. Җырлаганда бер юлын карап алганмындыр инде. Кулга кәгазь тотып чыгуның бер начарлыгын да күрмим. Мәшһүр Илһам абый, Әлфия апалар да шулай чыга иде. Әйбәт булмады, уңайсыз хәлгә калдырдың, дигән сүзләр килде. Түләгән акчаның яртысын кире җибәрергә куштылар. Тиешле көнгә ятлап бетерә алмау, бәлки, минем яктан бик үк дөрес булмагандыр. Тик бу очракта әллә нинди криминал күрмим мин. Ә шунда берәр кушылган тавышка җырлап чыксаң, дәррәү килеп, кул чабарлар иде.

– Артыңнан төртеп торучы кешең булмаса, уңышка ирешү мөмкин түгел, дигән сүз белән килешәсезме?

– Килешәм. Артист халкы ялкау бит ул. Борып торучы кеше булса, җайлырак. Кемнеңдер әнисе була ул, кемнеңдер әтисе, миндә ул – хатын. Әйдә моны эшлибез, булдырасың, дип торучы. Бергә ятасың, бергә торасың, бергә ашыйсың. Эшләр буенча да чыгып китәбез, гел бергә. Ул – хатын да, якын дус та, балаларның анасы да. Күп әйбер хатыннан тора. Без аның белән туры килгән инде. Сәнгатькә карашыбыз да бер. Журналист кеше булгач, барысын да күрә, аңлый. Сөйләп бирә алмаса, язып бирә инде.

– Хатыныгыз көнләшмиме соң?

– Көнләшкәлидер, бик күрсәтми генә. Күрсәткән вакытлары да булгандыр. Көнләшү – чир инде ул. Мин моңа нейтраль карыйм. Мин, гомумән, күп әйбергә аптырамыйм хәзер. Чөнки шушы 30 яшемә нәрсә генә күрмәдем бу дөньяда. Мине шаккатырырга бик авыр.

– Ә нәрсә сезне шаккатыра ала?

– Әйтик, балаларның кызык шөгыльләре. Баламның гармун уйнап яисә җырлап җибәрүе… Хәзер бер әйбергә дә шаккатып булмый бит инде ул. Монда авария, тегендә кеше үлгән, бәби егылып төшкән. Материкның теге ягында сугыш башланган икән, аңа да гаҗәпләнмисең инде. Көндәлек, тиешле әйбер кебек кабул ителә. Шундый мохиттә яшибез хәзер.

– Әти кеше буларак, балаларыгызга карата нинди сез? Кырысмы?

– Юктыр (көлә). Ачуымны китерсәләр, балалар мине күз карашымнан ук аңлый. Малайлар бик шук, аларга чыбык та эләккәне бар. Аңлап үссеннәр дим. Бөтен әйбергә дә ярар дип, сораган әйберләрен алып биреп бара башласаң, башыңның өстенә менеп утырырлар да аннары төшерергә бик кыен булыр. Алар кечкенәдән үк барысын да төгәл аңлап үсәргә тиеш.

– Социаль челтәрләрдә гел ризык күрсәтәсез. Махсус диетага утырдыгызмы, әллә фуд-блогер булырга җыенасызмы?  

– Юк, бу бернинди диета да түгел. Ризык бит ул матур. Мин аны шулай берничә тапкыр төшердем дә, кешеләр кызыксынып китте. «Авызга сулар килде, ашыйсы килеп китте», – дип яза башладылар. Шулай гадәткә керде инде. Үзем өчен кызык бер шөгыльгә әйләнде. Әле бер уем бар: студиядә яки өйдә җырчы дусларым белән гади, тәмле ризыклар пешереп, берничә камерага төрле рецептларны видеога төшерергә телим.

– Эстрадада дусларыгыз бармы?

– Исемләп әйтә башласаң, күп инде алар. Салават абый белән дус, аларга кунакка йөрибез. Якын дустым – Вадим Захаров. Дусларым күбесе миннән олыраклар. Бәләкәйдән ук шулай булды минем. Укыган вакытта сыйныфта яшькә зуррак идем, алар белән бик аралашмадым. Тәнәфес вакытында гел олыраклар янында булдым. Менә бүген әле 60 яшьлек дустым Роберт Җәүдәт улы кунакка чакырды, кич белән мунчага барабыз. Мин тизрәк өлгергән. Уй-фикерләрем олы кешеләрнеке белән туры килә, яшьтәшләрнең күбесе белән туры килми. Карап торасың да, бала-чагарак әле бу, дип уйлап куясың.

– Сәхнәдә бер, ә тормышта бөтенләй икенче. Бу сезнең турыдамы?

– Кайберәүләр: «Сәхнәгә чыгасың да солдат кебек басып җырлыйсың», – ди. Тормышта төрле әйбердән көлке, кызык табып яши торган кеше мин. Сәхнә бит инде ул барыбер дөреслек, пөхтәлек, сыйфат таләп итә. Билдән түбән мәзәк сөйләсәң, әлбәттә, кеше көлә инде. Миңа калса, алай ярамый. Көлкенең дә төрлесе бар. Сәнгатьнең үз кысалары бар. Минемчә, ул киртәләрдән чыгарга ярамый.

 – Сез бик принципиаль кеше, ахрысы.

– Принципларым бар, әйе. Әйтик, әҗәтләрне вакытында түләү. Әйткәнсең икән – эшлә. Түли алмасаң, шалтыратып булса да, әйт. Таң ата икән, көн саен төрле проблемалары белән танышлар шалтырата башлый. Иртәнге җидедә башлана ул. Кемнедер бала тудыру йортыннан барып алырга, хастаханәгә илтергә, кемнедер мәктәпкә урнаштырырга, кайсына ЗАГС кирәк. Кеше проблемасы белән яшим инде мин. Бу мактанып сөйли торган әйбер түгел инде. Үзеннән-үзе шулай булды ул. Кайчак уңайсызлыклар да тудыра үземә, тик кешегә ярдәм итәсе килә бит.

 – Бүген нинди планнар белән яшисез?

– Исән булып, эшләргә насыйп булсын. Эткә сөяк табыла дигәндәй, эш булса, яшибез инде. Безгә артыгы кирәкми. Кешечә яшәсәк, шул җитә. Әти-әниләр, балалар исән-сау булсын. Тормыш шулай әкрен генә үз көенә бара ул.

  Блиц-сораштыру

– Кешедә иң яратмаган сыйфатыгыз?

– Тугры булмау.

– Соңгы укыган китабыгыз?

– Җырлар китабыдыр.

– Тормышта үкенечегез бармы?

– Юк, бер дә үкенмим.

 Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина  

 


Фикер өстәү