Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен тагын бер яңалык бар

Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә башка никахтан туган балалар өчен быел 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен түләү бетерелгән. Агымдагы елда мәгариф оешмаларын финанслаудагы үзгәрешләр Казан башкарма комитетының документлар һәм норматив актлар җыентыгына урнаштырылган, дип яза “Татар-информ”.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның башка никахтан туган балалары өчен ташламалар бирү инде октябрь аенда ук тәкъдим ителгән булган.

“Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче беренче (башка) никахтан туган балаларны карау һәм тәрбияләү өчен дә ата-анадан 2023 елның 1 сентябреннән 2023 елның 31 декабренә кадәр түләү алынмый”, – диелгән документта.

Шушы ук чорда мәктәп укучылары өчен интернатлар да бушлай булачак.

Ташламалар мобилизацияләнүчеләрнең, Росгвардиядә, “Алга” һәм “Тимер” батальоннарында, үз ихтыяры белән хезмәт итүчеләрнең, махсус хәрби операция зонасына командировкага җибәрелгән Эчке эшләр министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте идарәсе хезмәткәрләренең балаларына кагыла.


Фикер өстәү