Туташлар игътибарына: кайсы йолдызлык астында туган ир-атларның җавапсыз булуы билгеле

Алимент түләмәүчеләр арасында Сукояр, Игезәк һәм Кысла йолдызлыгы астында туганнар күбрәк. Кытай гороскобы буенча исә иң җавапсызлар – Эт, Дуңгыз, һәм Куян елында туган кешеләр. Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсендә әнә шундый нәтиҗә чыгарганнар.

«Алимент түләмәүченең яшен ачыклаган идек инде. Болар – 35тән 42 яшькә кадәрге ир-атлар. Быел исә мондыйларны яхшылабрак өйрәнәсе иттек, – дигән Закиров. – Кияүгә чыгып, бала табарга ниятләүче туташларга безнең мәгълүматларны истә тотарга киңәш итәм», – диде Татарстанның баш суд приставы Әнвәр Закиров Төбәк белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) узган эфирда.

Аның сүзләренә караганда, быел бурычын вакытында түләмәгән 2,5 мең чамасы кеше административ җаваплылыкка тартылган, алардан 40 миллион сумнан артыграк акча түләткәннәр. 900 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.


Фикер өстәү