Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ-мастер” командасын “Дакар-2021” раллиенда җиңү уңаеннан котлаган.
Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. “Рөстәм Миңнеханов Владимир Чагин һәм Эдуард Николаев белән видео аша элемтәгә кереп, “КамАЗ-мастер” командасын җиңү белән котлады”, – дигән ул.
Дмитрий Сотников экипажы ярышларның хәлиткеч этабында икенче урынга чыгып, легендар раллида йөк машиналары зачетында җиңү яулады.