Сызылып киткән кара мыек, ничек котылыйм икән?!

«Иренем өстендә кап-кара төкләр бар. Шактый күп тагын үзләре, нәкъ егетләр мыегы инде менә. Шулар бик тә ачуымны китерә. Нәрсә генә эшләтеп карамадым: агарттым да, йолкыдым да – берничек тә бетереп булмый. Хәтта лезвие белән кырырга да уйлаган идем, тик тагын да күбрәк үсәрләр дип шикләнәм. Мыектан ничек котылырга икән?»

Җәмилә

Ләйсән Нуретдинова, табиб-косметолог:

– Сез әйткән депиляция ысулларын (кыру, йолку, агарту, балавыз белән куптарып алу һ.б.) биттә куллану бик үк файдалы түгел, чөнки алар тирене ярсыта, ялкынсыну китереп чыгара. Әле җитмәсә, бу эшләрне башкару өчен, төкләрнең күпмедер үскәнен дә көтәргә кирәк. Димәк, тагын «мыек» белән йөрисе була.

Иң яхшысы – лазер ярдәмендә бетерү. Бу очракта ирен өсте кызармый, шешенми. Ягъни табиб яныннан чыккач ук, теләгән җирегезгә уңайсызланмыйча бара алачаксыз. Әлбәттә, моны берничә тапкыр кабатларга кирәк булачак. Һәр процедурадан соң төкләр нечкәрә бара, күзгә бәрелеп тормый, аннары бөтенләй юкка чыга. Тагын шунысы да бар: сезнеке шикелле кап-кара төкләр лазер тәэсиренә аксыл төстәгеләренә караганда тизрәк бирешә. Шуңа күрә аларны бетерү җиңелрәк.


Сызылып киткән кара мыек, ничек котылыйм икән?!” язмасына фикерләр

Фикер өстәү