• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Гөлнара Җәлилова: «Мин 8 Мартка «бергә» дип аталган бүләк яратам»

    Гөлнара Җәлилова: «Мин 8 Мартка «бергә» дип аталган бүләк яратам»

    Үзе сорап сугышка киткән Анна Моисеева: «1942 елның кышында коеларны сакларга туры килде, немецлар чишмәләрне агулый иде»

    Үзе сорап сугышка киткән Анна Моисеева: «1942 елның кышында коеларны сакларга туры килде, немецлар чишмәләрне агулый иде»

    Мәскәүне күргән әби

    Мәскәүне күргән әби

    Коръән бүләк итү – зур савап

    Коръән бүләк итү – зур савап

    Язучылар корылтаеннан ФОТОРЕПОРТАЖ

    Татарстан Язучылар берлегенең XIX корылтае тарихка ничек кереп калачак?

    «Сабыйларның мәетләрен, язгы ташу алып китәр әле дип, Идел ярына гына тотып атканнар»

    «Сабыйларның мәетләрен, язгы ташу алып китәр әле дип, Идел ярына гына тотып атканнар»

    Рамил Әсхәдулла: «Стас Пьехага охшатуларына мин шат кына»

    Рамил Әсхәдулла: «Стас Пьехага охшатуларына мин шат кына»

    «Айдарның күз яше төштеме, әллә күз тидеме икән?»

    «Айдарның күз яше төштеме, әллә күз тидеме икән?»

    Киләсе елдан һөнәри уку йортларында үзгәрешләр көтелә: кураторлык өчен түләүләр кертелә, уку программасы кыскартыла

    Киләсе елдан һөнәри уку йортларында үзгәрешләр көтелә: кураторлык өчен түләүләр кертелә, уку программасы кыскартыла

    «Аларны күрсәм, күңелем болгана, йортларына таба аяк та атламаячакмын»

    «Аларны күрсәм, күңелем болгана, йортларына таба аяк та атламаячакмын»

    Тагын «йомырка биюе»: кошчылык продукциясенә бәя арту кризис галәмәтеме?

    Тагын «йомырка биюе»: кошчылык продукциясенә бәя арту кризис галәмәтеме?

    Танылган «дәү әни» нинди бүләк ярата?

    Танылган «дәү әни» нинди бүләк ярата?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Язгы исләр «хисле» була: хушбуй сайларга булышабыз

    Язгы исләр «хисле» була: хушбуй сайларга булышабыз

    Варикоз тромблар барлыкка китерә һәм коронавирус куркынычын көчәйтә

    Варикоз тромблар барлыкка китерә һәм коронавирус куркынычын көчәйтә

    8 Мартка бүләк бирү гөнаһ түгелдер бит?

    8 Мартка бүләк бирү гөнаһ түгелдер бит?

    Яман шештән саклаучы 4 РИЗЫК

    Яман шештән саклаучы 4 РИЗЫК

    Бүләккә гөл сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

    Бүләккә гөл сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

    Күрәгә ашасаң, күзең яхшы күрер

    Күрәгә ашасаң, күзең яхшы күрер

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

    Баланың караңгылыктан куркуын ничек бетерергә?

    Баланың караңгылыктан куркуын ничек бетерергә?

    Ир-атка суган файдалы

    Ир-атка суган файдалы

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит Төп

Чайлдфри: ни өчен баласызлыкны өстен күрүчеләр арта?

- ieditor
18.01.2021
- Төп
1
Чайлдфри: ни өчен баласызлыкны өстен күрүчеләр арта?
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Бала – тормыш чәчкәсе дә, бәгырь җимеше дә… түгел. Берәүләр итәк тутырып сабыйлар сөйгән чакта, икенчеләре аларны дөньяга китерүдән гомумән баш тарта. Үзләре сәламәт тә, әмма нәсел калдырырга теләкләре юк. Андыйларның «чайлдфри» дигән атамасы да бар. Шушы адымга кешеләрне ни этәрә? Чайлдфри тарафдарлары һәм белгечләр белән әлеге күренеш турында сөйләштек.

Балам юк, бәлам юк
Бездә бит менә ничек: башкалардан аерылып торсаң, аны киң җәмәгатьчелеккә чыгарудан ояласың, чат саен үзеңнең шундый булуыңны кычкырып йөрмисең. Чайлдфри (инглизчәдән – балалардан азат. – Ред.) тарафдарлары белән дә шушы ук хәл. Демографик күрсәткечләрне арттырабыз, балалар – киләчәгебез дип йөрүчеләр, билгеле, бала табарга теләмәүчеләрдән күбрәк бит. Шуңа күрә күпчелекне тәшкил иткәннәр янында үзләренең алар кебек булмавын дәлилләргә бик ашкынмый алар. Калыплашкан кыйммәтләрдән тайпылганнарны җәмгыять аңларга әзер дә түгел кебек.
Мәскәүдән Юлия Красавинага – 23 яшь. Үзе сөйләвенчә, гаилә, балаларга бәйле булмавыннан ләззәт алып яши ул.
– Сиңа берәү дә ничек яшәргә кирәклеген әйтми. 23 яшькә җиттем, үз ирегемне бик кадерлим. Ачыктан-ачык әйтә алам: кияүгә дә чыгасы килми, бәби дә алып кайтырга теләк юк. Хыялланганым да булмады! – ди ул. – Үз тормышымны бәби чүпрәкләрен юып түгел, сәяхәт итеп, үземне камилләштереп, карьера ясап уздырасым килә. Әлеге теләгемнән кире кайтырмын дип тә уйламыйм. Миңа болай да рәхәт.
Пенза өлкәсеннән Надежда фикеренчә, бала табаргамы, юкмы икәнен кеше үзе генә хәл итәргә тиеш. Җәмгыять кушканча, дус-иш киңәшләрен исәпкә алып кына яшәргә ярамый дип саный ул.
– «Күптән бала алып кайтырга инде сиңа!», «Бәби тапмаган хатын – хатын-кыз түгел» ише сүзләрне еш ишетергә туры килә. Моны репродуктив көчләүгә саныйм. Бу – күбесенчә, психологик яктан басым ясау. Тәнем минеке – нәрсә телим, шуны эшлим. Табаргамы бәби, юкмы – һәркемнең үз эше. Әле дә үзләренең киңәшләре белән кеше тормышына кысылучыларны аңлый алмыйм. Барлык кешеләр дә бертөрле яши алмый, – ди Надя. – Планлаштырылмаган йөклелек аркасында кияүгә чыгып, үз тормышларын бозучылар азмы? Яисә ир-атларның: «Бәби тапмасаң, аерылам», – дип шантаж куллануы – табигый күренешме?
Казаннан Л.га очрашып йөргән егетенең әнисе онык өчен акча түләргә дә әзер булган икән. «Әлбәттә, баш тарттым. Шул мизгелдән соң балалар темасына уйлана башладым һәм бала табарга гомумән теләмәвемне аңладым. Иптәш кызым миңа, үзе бәби тапкач: «Беркайчан да бала тапма», – диде. Ул моның мәгънәсезлек икәнен һәм баланың хәсрәт кенә булуын аңлатты», – ди 25 яшьлек кыз.

Бар да вакытлыча
Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты гомуми психология кафедрасы доценты Павел Устин фикеренчә, чайлдфри тарафдарларының карашларын агрессив яисә экстремаль дип санарга кирәкми. Еш кына бу – үз фикереңне белдерү ысулы һәм бик сирәк очракта модага иярү генә булырга мөмкин.
– Җәмгыятьтә пәйда булган һәр юнәлеш, бергәлекнең ниндидер алшартлары була. Чайлдфри очрагында сәбәп итеп җәмгыятьтәге структур үзгәрешләрне, Интернет барлыкка килүне, гаиләдәге мөнәсәбәтләр һәм рольләр алмашынуны атарга була. Чайлдфри тарафдарларының санын төгәл белү мөмкин түгел, чөнки төрле сәбәпләр аркасында бала таба алмаучыларны алардан аерып карарга кирәк. Үзләрен чайлдфри дип санаучыларның репродуктив тотышы башка була, – дип уйлый белгеч. – Хатын-кызлар, әни булганчы, башта белем алырга, карьера ясарга омтыла, шул рәвешле булачак балалар өчен матди нигез булдырырга тели. Шуңа күрә чайлдфри ул – мөгаен, дөньяга яңа буын кыйммәтләренең традицион кыйммәтләрдән аерылуы турында хәбәр итү омтылышыдыр.
Психолог Зөһрә Кәримова әйтүенчә, чайлдфри юнәлешенә ирек яратучылар һәм җаваплылыктан куркучылар кушыла. «Монда нигездә психологик проблема бар дип уйлыйм, чөнки андый кеше үз-үзенә ышанмый һәм, бала туса, үз тормышын аның белән бүлешергә һәм аның белән үткәрергә туры киләчәк дип саный. Тик бу алай түгел. Теләсәң, син үзеңә дә, балага да вакыт табачаксың. Аннан күп нәрсә әйләнә-тирәдәгеләрдән дә тора. Тирә-юньдә баласыз килеш тә бәхетле яшәүчеләрне күрәләр дә, бәхет балада гына түгел икән, димәк, алардан башка да яшәргә ярый, дигән позициягә күчәләр», − ди белгеч.
5 бала әнисе Рәдифә Ногманова да чайлдфри тарафдарлары күпчелек очракта «бала алып кайтмыйм!» дигән кискен фикергә куркудан килә дип саный. Аның сүзләренчә, бу – вакытлыча позиция генә. Иртәме-соңмы кеше андый уйдан кире кайтачак.
− Аларның позициясен аңлыйм. Гаепләмим. Бу караш тирәндә утырган куркуга бәйле дип уйлыйм. Кемдер авыртудан, кемдер үз җилкәсенә җаваплылык алудан, кемдер тәрбияләп, кеше итә алмаудан куркадыр дим. Шундый берәүне беләм дә. 6 еллап кияүдә бугай ул. Гаилә корганда ук, бала тапмаячакмын, дип әйтте. Ире, шуңа ризалашып, хатын итеп алды. Икенче берәү 10 еллап баласыз яшәде. Ике бертуганында генетик авыру булган, шуңа күрә чирле бала табудан курыкты ул. Ире белән икесе дә – дини кешеләр, ире рухани иде әле. Күпмедер вакыттан соң, тикшеренделәр, бәби алып кайтырга тәвәккәлләделәр. Бер чорда таптык. Хәзер бик яратып үстерәләр баланы. Мин бишенче баланы алып кайтканда, бер ханым 37 яшендә беренче сабыен алып кайтты. Ире озак җитлеккән булып чыкты. Бала тапмаска риза булсаң гына өйләнәм, дигән. Яратуы көчле булган, түзгән, ризалашкан. Ире өлгереп беткәч, менә бәби алып кайтканнар, – дип сөйләде Рәдифә ханым.

Сәбәпләре берничә
Чит ил белгечләре чайлдфрины ике төркемгә бүлеп карый. Аларның берсе – реджекторлар, ягъни балаларны гомумән яратмаучылар; икенче төркем – аффексьонадо, ягъни балаларсыз да бик рәхәт дип яшәүчеләр.
Бала тапмауның төп сәбәбе – теләк булмау. Моның исә үз сәбәпләре бар.
Акча. Бала багу кыйммәткә төшә. Хәзерге заманда аеруча. Кемдер, матди хәленә карап, баланы тәэмин итә алмаска мөмкин. Кайсылары үз тормыш дәрәҗәсен балаларга караганда да күбрәк ярата.
Эшсезлек. Бала үскән саен, аңа тотылачак акча күләме дә арта гына. Баласы булмаган кеше фрилансер булып та (бәйсез хезмәткәр. – Ред.) эшли, сезонлы, берничә көнлек эшләрдә дә катнаша ала. Ягъни андыйлар ай саен килә торган тотрыклы хезмәт хакына гына ябышып көн күрми.
Йөклелекнең физик нәтиҗәләре. Хатын-кызлар, бәби тапкач, фигура бозыла, артык авырлык җыела, дип борчыла.
Игътибар кимүдән курку. Бала бөтен игътибарны һәм мәхәббәтне үзенә ала. Партнерларны менә шул куркыта да инде. Ягъни бала туу белән ир-атның хатын-кызга, йә киресенчә, хисләре сүреләчәк.
Балачак җәрәхәте. Кайбер гаиләләрдә әни кеше баласын артыгы белән кайгырта, аңа үз тормышы өчен җаваплылыкны йөкли, үз мәнфәгатьләреннән, карьерасыннан баш тарта, яратмаган ир-ат белән яши. Үзен корбан иткән ананы күреп үскән бала киләчәктә чайлдфри булырга мөмкин.

Бу кызык
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, Россиядә, акрын темпта булса да, бала тудырырга теләмәгән парлар саны арта. Хәзер аларның саны 6 процентка якын.
Инкыйлабка кадәр Россиядә гаиләдә 12–14әр бала булу гадәти күренеш саналган.
НАФИ аналитик үзәге 18–45 яшь аралыгындагы кешеләр арасында «Киләчәктә бәби алып кайтырга теләр идегезме?» дигән сораштыру уздырган. Шуның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 46 проценты «Юк», – дип, 42 проценты «Әйе, планда бар», – дип җавап кайтарган. Катнашучыларның 8 процентының теләге бар, әмма икеләнә икән.
Zoom Market тикшеренү агентлыгы киләсе 10 елда бала алып кайтырга теләмәүчеләр яшәгән Россия шәһәрләре рейтингын төзегән. Исемлекнең беренче урынында – Мәскәү. Рейтингны Екатеринбург, Краснодар, Новосибирск кебек шәһәрләр дәвам итә. Казан – 8 нче урында.
«ВКонтакте» челтәрендә чайлдфриларның 130дан артык төркем-берләшмәсе теркәлгән. Аларда барлыгы 60 мең тирәсе язылучы бар дип исәпләнә.

Исламда балалар Аллаһы Тәгалә бүләге буларак кабул ителә. Гаилә кору һәм балалар табу турында күрсәтмәләр Изге китап сүрәләрендә дә очрый. Коръәндә болай диелә:
– Күкләрнең һәм җирнең милке [аларның идарәсе һәм хөкемдарлык вәкаләте] Аллаһныкы гына. [Шуңа күрә Ул нигъмәтне дә, кыенлыкны да теләгәненчә тарату хакына ия.] Ул теләгәнен бар итә [бернәрсә дә көчләп бар ителә алмый], теләгәненә кызлар [гына] бирә, теләгәненә [тик] ир балалар бирә. Яки Ул аларны һәм ир һәм кыз балалар итеп бергә куша [да, теләгәннәрен кыз балалы да, ир балалы да итә], теләгәнен исә [һич баласы булмаган] кысыр итә. Һичшиксез, Ул – [һәрнәрсәне] Белүче, Кодрәт иясе. (Әш-Шура сүрәсе, 49–50)

Чулпан Гарифуллина

Тэглар Чулпан Гарифуллина
ShareTweetShare

Фикерләр 1

  1. Сара says:

    кем сөйләсә — шул дөрес. Баласыз — бер елаган, балалыл мең елаган, ди.
    Баласыз да тормыш мәгънәсез инде. Ничек әйтсәң дә, сазга баткан челән кебек — башын алса — койрыгы, койрыгын алса — башы сазшга бата. Бала үстерү бик кыйммәткә төшә чынлап та.

    Ответить

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Путин интернетның җәмгыятьне җимерелү куркынычы тудыруын әйткән

15:01

Глаукома Россиядә күз авырулары буенча бирелгән инвалидлык очраклары арасында беренче урында тора

14:54

Февральдә Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары 30 процентка кимегән

14:14

Изге Мәрьям ана иконасы чиркәве июль аенда ачыла

14:13

Бәйрәм ялларында «Южный» сәүдә үзәгендә коронавирустан вакцина ясатып булачак

11:51

Пенсионерларга яңа ташлама кертергә тәкъдим иткәннәр

11:40

Әлмәт районында бер ир коега төшеп үлгән

10:56

М12 юлын төзегәндә киселгән агачлар урынына шундук башкалары утыртылачак

10:06

Татарстанда ана баласын үтергән һәм үзенә кул салган

09:27

Путин Татарстаннан килгән волонтерга Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котларга тәкъдим икән

08:27

Казанда Ленин һәйкәле апрельдә ачыла

07:52

Язучы Зәки Зәйнуллин вафат

17:11
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Ришат Төхвәтуллин: «Көнләшүчеләр артты»

03.03.2021

«ГТРК-Татарстан» һәлакәттә ире үлгән 3 бала анасына бер атнада 3 миллионнан артык акча җыйган

27.02.2021

Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

24.02.2021

Кукмарада бер егеткә селәүсен ташланган: «Җилкәмә батырылган тырнакларны тойгач, эттер дип уйладым»

17.02.2021

8 кешегә калган авыл: Матмыр халкы кыргыйлашып бетмәгәнме?

11.02.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 9 Фев 2021 - 10:00 Ханнанова ЭльмираЛяля Рамазановнанын тортлары хэм ижади унышлары ,кондитер осталыгы Ватаным Татарстан газетасына яналык булып бик лаек язарга!)Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:43 АнонимБик булган Ханым, куренеп тора йозеннэн нур боркелэ ,чиста похтэ, башта яулык кулда перчатка, тортларына курыкмыйча заказ бирергэ була, эшлэрен…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:16 Зухра"Гыйнварның алтысын алып керә, (иске стиль буенча)мартның алтысын алып чыга" дия иде әтием.Халык синоптигы салкыннарның кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте
  • 9 Фев 2021 - 08:06 ГолнурИсэнмесез, Лэлэ Рамазановна эшегездэ унышлар ,дорестэндэ тортларыгыз бик тэмле ,,теленне йотарлык ",алга табада безне шундый матур - тэмле торт- меренговый…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 7 Фев 2021 - 12:56 МансурЭТот автор свои навязчивые мысли всегда выдает за истину. То ахрзаман у него то апокалипсис. СШа со своим глоб.капитализмом могут…Америка тарала микән?

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!