Альбина Фазлыева: «Ике шатлыклы яңалыгым бар»

Блогер Альбина Фазлыева шатлыклы яңалыклары белән уртаклашты:

– Тормышымда яңалыкларның күп вакыты. Инстаграмдагы язылучыларым белә инде – үземнең мөселман киемнәре коллекциясен булдырдым. Аңарчы интернет-кибет аша баш киемнәре сата идем. Яңа коллекциямдә күлмәкләр, өйдә киеп йөрер өчен комплектлар булачак. Мөселман кызларын гел матур итеп киендереп йөртәсем килә. Бу минем күптәнге хыялым иде. Яулыкны да матур итеп ябуларын телим. Алар зәвык белән киенергә тиеш. Шуларның барысын да уйладым да, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, Балтачта үз кибетемне ачарга булдым. Ул салон кебек булачак. Бирегә килгән хатын-кызлар үзләренең образын булдырып китәчәк. Кибетне 1 февральдә ачарбыз дип торам. Тагын бер шатлыгым бар: быел машина йөртә башладым.


Альбина Фазлыева: «Ике шатлыклы яңалыгым бар»” язмасына фикерләр

  1. Бу хэтле булган уннган туташ!алдагы конендэ унышлар телим.басыда узнай гына була курсен.гомерен бэхетле. Бэхетен гомерле булсын яраббым!

Фикер өстәү