«Акъяр – Чирмешән – Шентала» юлының 55 нче чакрымында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча юл-патруль хезмәте инспекторлары Сергей Барабашкин һәм Фәнис Зияков авария сигнализациясе кушылган автомобильне күрә. Транспорт чарасы янында ир-ат була.
Автоинспекторлар хәлне ачыклау өчен туктыйлар. Автомобиль йөртүче машинаның двигателе салкыннан машинасын кабыза алмавын әйтә. Машинада бер хатын-кыз да булган.
Автоинспекторлар машина йөртүчегә махсус җайланма ярдәмендә автомобильне кабызыргаярдәм иткәннәр.