Фән Вәлиәхмәтов: «Әни төш юрата торган әбигә барган. Кызым, күңелеңә авыр алма, балаң гарип туа, дигән»

Тальян белән нәрсәне югалтырга мөмкинбез? Татар эстрадасын нинди ят күренешләр басты? Татар теленең киләчәге нәрсәдә? Туган көне – 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов белән очрашып әнә шул хакта сөйләштек. Фән абый гадәттәгечә туры сүзле булды.

– Фән абый, сәхнәдә бар да матур, бар да ыспай, ә менә сәхнә артында ни хәлләр бар соң? Яшьләр өлкән буын артистларга игътибарлымы?

– Шәхсән миңа игътибар җитәрлек. Татар эстрадасында бер матур гадәт бар: яшь җырчылар махсус кунак буларак өлкәннәрне үз концертларында сәхнәгә чыгара. Моның мәгънәсе бик зур. Бу – буыннар алмашы да, тәҗрибә уртаклашу һәм хөрмәт күрсәтү дә. Мине Әнвәр Нургалиев чакырды. Легендабыз дип зурлап чыгара инде… Салават та бу мәсьәләдә бик кешелекле. Башкортстанга кайтып өй сала башлагач,  берсүзсез ярдәм иткән иде. Айдар Галимов Себер шәһәрләренә гастрольгә алып чыкты. Әнвәр аларның традициясен дәвам итә.

Мин 50 елдан артык сәхнәдә инде. Яшь чакта Фәридә Кудашева, Бәхти Гайсин төркемендә антураж буларак башладым. Фәридә апа ял иткәндә сәхнәне тотып тору дигән сүз инде ул. Кеше көлдереп йөргән чаклар да булды. Аннары җырлап чыгыш ясый башладым. Вокал юнәлешендә белем алгач, башкача булмый да инде.

– Уен коралында уйный белгән артист ул әле җырчы булып китмәскә дә мөмкин. Сез тальянда уйнап җырлыйсыз да. Бердәнбер бугай…

– Үзеннән-үзе уйнап җырлау табигатьтән киләдер ул. Чыннан да, сирәк күренеш. Айдар Фәйзрахмановны әйтергә була, башка мисал искә төшми… Минем уйнап җырлавыма кызлар гаепле. Яшь вакытта игътибар яуларга теләп, урам әйләнә, капка төпләрендә уйнап җырлый идек. Хатын-кыз гаепле, талантка да, фаҗигагә дә. Гашыйк булу яшерен сәләтләрне ача.

– Бүген тальянның кадере бармы?

– Кадерсез дип тә әйтеп булмый, ләкин… Әйтик, Башкортстанда курай күтәрелде. Курайчылар берлеге, оркестры бар, училищеда курайга дүрт ел укыталар, аннан сәнгать институтында биш ел. Биш тишекле курайга тугыз ел уку. Ә монда менә унике телле тальянга татарда игътибар юк кебек. Заманында осталарның тальяннарын җыеп музей төзибез дип тә әйткәннәр иде, ул ният барып чыкмады кебек. Гали Җәмдиханов, Фәйзи Туишевлар заманында тальян күтәрелеп алды, хәзер юк инде. Аңа укыту да юк. Мөгаен, җитди уен коралы санамыйлардыр. Мин дә үзлектән өйрәндем.

«Татар моңы, миллилек – тальянда. Моң ул мин болай да булдыра алам дип акыру, тавыш күтәрү түгел. Җырчыларның матур гына җырлап торганда вокализлар өстәвен дә өнәмим мин. Безгә ят нәрсә ул. Бүгеннән чинап кычкыруларны алып ташлар идем дә тыйнаклыкны өстәр идем.

– Халыкны көлдерәм дип сәхнәдә теләсә нәрсә кылануга ничек карыйсыз? Артист иярүчеме, ияртеп баручымы?

– Кеше билет алып матурлык күрергә килә. Аннан соң шундый җырлар була, ул күңелгә үзеннән-үзе кереп кала, син аны отып кайтасың, җырлыйсың. Әлфия апа Авзалова, Илһам Шакиров концертларыннан без шулай баеп кайта идек. Кайчак, сәхнә артына оялып кына кереп, күңелгә үткән җырларның сүзләрен сорап ала идек. Аннан тагын бер җырлаганнарын ишетәсе килеп аларның артыннан йөри идек. Илһам абый нинди шәһәрләрдә концерт куя, мин һәрберсенә йөрдем. Туймадыңмы әле, дип тә сорады бервакыт. Бик күп заманнар узгач, Шаһинур Мостафин миңа багышлап китап чыгарган иде. Аңа баш сүзне Илһам абый язды. Мондый шәхесләр милли горурлыгыбызны уята дигән Илһам абый. Аннан Татарстанда зуррак артистлар гаҗәпләнеп, ул бит берәүгә дә җылы сүз әйткән кеше түгел, сиңа ничек язды, дип сорадылар. Мин Башкортстаннан булганга язгандыр инде, дип кенә куйдым. Чыннан да, ул вакытта халык артисты дигән исемем дә юк иде бит. Шушы китаптан соң Минтимер  Шәймиев халык артисты исемен бирү турында карарга кул куйды.

Мактаулы исем – сорап ала торган әйбер түгел. Кыз сорап барырга була, күршегә кереп тоз сорарга була, бу әйберне  сорау мөмкин түгел. Кемдер тәкъдим итсә генә.

Тыйнаклыкны югалтырга ярамый. Кичә дә, өченче көн дә концерт куйдык, халык басып кул чаба, кычкыра, сызгыра. Түзмәдем, авылда иртән көтүне шулай куа торган идек, дип әйттем. Тыйнаклык ике якка да кирәк. Артистка да, тамашачыга да. Россиядән кергән шаукымга ияреп теләсә нәрсә кылану безнең мөселманга хас күренеш түгел.

Фән Вәлиәхмәтов: «Зур сынауны җиңдем… Исән калуым – могҗиза»

– 2021 елда безне җанисәп көтә. Ничек уйлыйсыз, бу ике халыкның мөнәсәбәтләрен кискенләштермәсме?

– Минем әнием Ютазы районыннан, татар кешесе. Туып үскән, хәзер яшәгән Шаран районы татарлар яши торган район санала. Якын дустым Фәнир Галимов биредә Ык буе Сабантуйларын да үткәрә. Мин шуны гына әйтәм: татар булып туып, башка милләт вәкиле булып  үлеп булмый. Бәй, анда Мөнкир белән Нәнкир дигән фәрештәләрнең сорау алуын үтәсе була бит. Беренче сораулары, милләтең кем, дигән булыр. Татар булып тудым, башка милләттә үлдем, диярбезме?  Менә шул хакта уйланасы иде. Фанилык бер көнлек ул, алда ахирәт көтә.

– Балаларыгыз татарча сөйләшәме?

– Сөйләшәләр. Чөнки телнең оеткысы гаиләдә салына аның. Менә шул оеткың ни дәрәҗәдә шәп була, балаңның тормышы шулай китә инде. Әнгам Атнабаевның бу хакта шигыре дә бар:

Син башкортмы, син татармы –
Анда түгел мәсьәлә.
Башкорттан да, татардан да
Урыс туа – вәт бәла! –
Менә кайда мәсьәлә!

– Фән абый, сезнең репертуарда инде онытыла язган халык җырлары шактый. Аларны туплап чыгару турында уйламыйсызмы?

– Җырларны, гомумән алсаң, мең тирәсе бардыр. Алар арасында чын җәүһәрләр дә, заманчалары да бар иде. Ләкин бер көн ялтырый торганы беркайчан да булмады. Андый җыр белән еракка китеп булмый. Бер урынга туплау турында уйланабыз. Төпчек улым Ютубта канал булдырып, шунда туплый башлады. Әти, синең видеолар белән кешеләр табыш ала, ди елмаеп. Без бит күрсәткәннәре өчен рәхмәт, дип яшәүче буын.

Фәридә апа Кудашеваның бер сүзе искә төште әле. Сандугач җырлап җиңәр, дияр иде. Гомер буе татарча җырладым. Филармониягә программаны башкортча төзеп бирәбез, гастрольгә чыккач, татарча җырлыйм. Кайтуга выговор көтә. Үзебезнең арадан берсе әйтә инде аны. Гел аркылыга килде, үземә гел зыян эшләдем. Әле дә шулай ул. Нишлисең, шулай яратылган. Әнкәй дә туры сүзле иде. Каннан да киләдер инде ул.

– Татарстанга бөтенләйгә күченү нияте булмадымы?

– Чаллыда узган Сабан туенда катнаштым  95 нче елларда. Сабан туеннан соң Минтимер Шәймиев, Чаллының ул вакыттагы башлыгы Рәфкат Алтынбаев катнашында сөйләшү булды. Чаллыда сәләтле балалар күп, калып өйрәтмисезме, дигән тәкъдим ясадылар. Минем Уфада фатирсыз интеккән мәлләр. Мине ток суккан кебек булды, күңелем тулып китте. Чаллыда дистә еллап яшәдем, сәләтле балаларны өйрәтү мәктәбе идеясе барып чыкмады. Пенсиягә чыккач, кире туган-үскән җиремә кайтып киттем. Район үзәгендә җир алып, йорт салдым. Хәзер мал-туар асрап, үзебезчә яшәп ятабыз. Төрле чак була, ләкин кайтканыма үкенмим. Кайда яшәсәң дә, туры әйткәнне яратмыйлар инде анысы. Әни дә шундый иде, аны да яратмадылар. Бер заман кайттым да, әни суверенлык алдык, хәзер безнең байлык үзебезгә кала, дип сөенеп сөйлим. Улым, ул шул ук ыштан булыр, төймәсе генә тыштан булыр, диде. Гади халыкның кайчан рәхәт күргәне бар?

Мин әнкәй белән үскән бала бит. Әткәй безне ташлап киткән. Алтынчы сыйныфта укыганда әйләнеп кайтты, ләкин әткәй булып китә алмады. Абзый кебек хис иттем. Әнкәй гомер буе комбайнда эшләде, мин бункер кырыенда йөрдем. Башта әнигә ашарга илтә идем, азрак исәйгәч, ярдәмче булып киттем. Илдар Юзеев болай дип язган иде:

Җырчылар кайда туалар,

Арыш-бодай кырында.

Фән Вәлиәхмәтов кебек

Комбайн бункерында.

Әнкәй минем белән йөкле чакта комбайнга кысыла. Эче бик нык авырта, ләкин ул чакта табибка күренүләр булмый, ул да шулай үткәреп җибәрә. Авыртынып йөргән чакларында бер төш күрә, имеш, ике ай бергә кушыла. Әни куркып, төш юрата торган әбигә бара. Кызым, күңелеңә авыр алма, балаң гарип туа, диде. Әни мине тапкач, кулның гариплеген күргән дә елый да елый икән. Кендек әбисе, балам, елама, бу бик бәхетле кеше булачак, Мәскәү дә кул чабар аңа, Казан да, дигән. Саимә әби гүр иясе инде, сүзләре әүлиянеке булган. Әнкәй гел  шулай искә ала иде.

– Гармунда уйнау теләге зур идеме?

– Теләк зур, киртәсе күп булды. Андый кул белән уйнап булмый, кагыласы булма, дип тыеп килделәр. Күрше авылда интернатта торганда егетләр хромкада уйный, мин кызыгам. Үч итеп өйрәнеп киттем бугай. Кызларга гашыйк булу да ихтыяр көчен арттырды кебек. Җырлый башлавым да бер гыйбрәт булды. Мин бит 10 сыйныфны тәмамлагач, заводта эшли башладым. Станоклар төрле тавышлар чыгара, мин аларга кушылып җырлап йөрим. Цехта татарлар күп иде, җыелып килделәр дә, ике кулыңа бер эш булыр, мәкамең матур, син җырга кит, диделәр. Уфада ике туган абыем укый иде, аның янына барып, сәнгать училищесына укырга кердем. Мине Джон Мусин укытты. Тавышыңны бозмыйм, моңың бар, шуны югалтма, энекәш, дигән иде. Мин аңа гомер буе рәхмәтле. Гомумән, тормышымда яхшы кешеләр гел очрап торды. Фәридә апа Кудашева сабакларын да гомергә онытасым юк. Бер заман, тавышың да бар, моңың да, ләкин бит җырның эченә керә алмагансың дип, йөрәкне кушып җырларга өйрәтте. Берничә елдан концертыма килде. Синең өчен җаным тыныч, мин әйткәнне истә тоткансың, диде. Илһам абый Шакиров белән эшләгән еллар да якты хатирә булып истә калды.

– Фән абый, бүген сезнең туган көнегез. Артка карап шөкер итә торган, аксакал булып утыра торган чор…

– Аллага шөкер дип каршы алам бу көнне. Иҗатка килгәндә, эшләгән эшләр күренә кебек. Ләкин алмаш калмый! Бөтен һөнәр иясенең артында алмашлары була, мин уйнап җырлаучыларны күрмим. Үзләре өчен генә уйнаучылар бар.

Соңгы айларда иң зур шатлыгым, заман чире – коронавирустан исән калуымны әйтә алам. Үпкә 45 процентка зарарланган, шикәр 24кә күтәрелгән иде. Табиблар, моннан исән калу – могҗиза, диде. Бабакайларым җитмештән ары китә алмаганнар, миңа тагын азрак гомер биргән, күрәсең.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


2 фикер

  1. ФЭН яшьтэш !!! Шуд кадэр рэхэт сине укуы,менэ гел безненчэ жингел .бергэ сойлэшеп ,гэплэшеп утырган кебек.КИТАП ЯЗ СИН ?! Узен турыда,авылчалап….. Эниегезнен ыштан турында эйтемен куен дэфтэремэ язып куйдым. Ютазы кызлары шулай алар,тапкыр телле !!! СЭГДУНЭ Ютазы районы

  2. «Татар булып туып,башка. милләт вәкиле булып үлеп булмый» Шәп әйткән җыырчы.!!!

Фикер өстәү