Коронавирусның күзләр аша сизелүче билгеләрен атаганнар

Бөекбританиянең Anglia Ruskin University галимнәре күзләрнең ялкынсынуы, кычытуы, яктылыктан куркуының ковид-19 инфекциясе йоктыру турында сөйләргә мөмкин булуын билгеләгән.

British Medical Journal басмасында хәбәр ителгәнчә, бу очракта кояшның җете нурлары гына түгел, бәлки башка чыганаклар йогынтысында да күзләр авыртырга мөмкин. Әйтик, кәрәзле телефон, компьютер экраны һәм хәтта камин утының да күзләрдә уңайсызлык тудыруы бар.
Хәер, кычыту, ялкынсыну, яктылыктан курку – башка чирләр өчен, мәсәлән коньюктивит өчен дә хас күренеш. Әмма тикшеренү нәтиҗәләре бу билгеләрнең коронавирус йогу турында сөйләргә мөмкин булуын да күрсәткән.
Хәтта коронавирус иярткән сукырларның күзләрендә дә мондый билгеләрнең пәйда булу ихтималы зур икән. Моның сәбәбе күзнең челтәр катлавында яктылыкка сизгер күзәнәкләр урнашуга бәйле. Аларга яктылык тәэсир иткәндә, күздә кызышу яки чәнчү барлыкка килә.
Галимнәр кисәткәнчә, коронавирусның башланып килгән мәлендә чир билгеләре әнә шулай күзләргә чыгарга мөмкин.


Фикер өстәү