Зәй урманчысы поши, кабан дуңгызы һәм болан балаларын үлемнән коткарган

Ау инспекторы (егерь) Сергей Попов яраланган яки чирләгән җәнлекләргә беркайчан да игътибарсыз калмый. Узган елда ул чирләп киткән кабан дуңгызын һәм поши баласын дәвалап аякка бастырган. Быел исә җиде айлык боланны тозактан коткарган, дип хәбәр итә “Заинск-информ”.

Профессиональ аучы әйтүенчә, җәнлекләрнең урманда бәлагә таруы – шактый ук еш очрый торган күренеш.  Әнә узган елда ул чирдән күтәрәмгә калган кабан дуңгызын өенә алып кайткан.  Бичара җәнлекне кызы белән бергә дәвалап, прививкалар кадаган. Ә инде язын, аякка баскач, кабанны урманга җибәргән.

Шулай ук узган елда көзен урманда коллегасы белән дежур торганда алты-җиде айлык боланга да тап булган. Сергей Поповның үзе әйтүенчә, мескен җәнлек, әнисе артыннан йөгергәндә булса кирәк, чокырга төшеп киткән. Чокыр эче боз белән капланганлыктан,  чыга алмыйча, шунда калган. “Болан баласын әнә шундый тозактан коткару буенча тулы бер операция үткәрдек. Өскә тартып чыгаруга, әнисен эзләп, алга томырылды”, – ди аучы.

Авылдашлары Сергей Поповка карата бик тә ихтирамлы мөнәсәбәттә. Гулькино авыл җирлеге башлыгы Светлана Инькованың да аңа карата хөрмәте зур. Аучының ярдәмче хуҗалыгында үз техникасы бар. Шуның белән җәен үзенә һәм башкаларга печән чаба, кышын юлларны кардан чистарта икән. Узган елда, күп балалы гаиләгә ярдәм йөзеннән, сыер да биргән әле.

Әмма аның төп эше – урманны браконьерлардан саклау. Хәтта төнлә дә урманда йөрергә курыкмый. “Төнлә авылда урмандагыга караганда да куркынычрак булырга мөмкин”, – дип кенә җибәрә.

 

 

 

 


Фикер өстәү