Татарстанда узган ел гражданлык хәле турында 134 меңнән артык акт рәсмиләштерелгән. Идел буе федераль округында иң яхшы күрсәткеч. Бу хакта ел йомгаклары коллегиясе утырышында идарә җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина җиткерде.
Аерылышучылар күрсәткече исә иң түбәннәрдән. 1 мең кешегә 2,9 туры килә. Оренбург өлкәсендә ул – 4,2, илдә – 3,85. Гаиләләрнең 78 проценты суд карары нигезендә таркалган. Республикада узган ел дөньяга аваз салган балаларның 61 проценты – икенче һәм өченче булып туган сабыйлар. Гөлшат Нигъмәтуллина чыгышында үлем-җитемнәр күрсәткече дә Идел буе федераль округы белән чагыштырылды. Бездә 1000 кешегә кимрәк.
Шул ук вакытта тулы булмаган гаиләләрдә бала туу очраклары кимеми. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова әйтүенчә, андыйлар саны 15 процентны тәшкил итә һәм борчылырга урын бар. «Яшьләр нишләп ЗАГС бусагасын атлап керергә, законлы язылышырга, тулы канлы ир белән хатын булырга батырчылык итмәгәннәр икән? Нишләп өйдәшләр кебек кенә яшәп яталар? Бәлки пиар яки креатив җитмидер. Бу җәһәттән башкарасы эшләр бар әле», – диде ул. Алимент түләтү мәсьәләсендә уңай мисаллар байтак. Элекке елларда Татарстанда алимент түләмәү буенча бурычлар 3,2 миллиард тәшкил итсә, 2020 елда гомуми бурыч 2,5 миллиардка калган.
Узган елгы пандемия чорында күп нәрсә электрон форматта башкарылды. ЗАГС идарәсе бу җәһәттән сәламәтлек саклау оешмалары, Пенсия фонды, социаль яклау һәм салым органнары белән тыгыз элемтәдә булган. Электрон форматта эш алып барырга Татарстанның цифрлы технология министры ярдәм иткән. ЗАГС идарәсеннән 16 яшькәчә балаларның 800 меңгә якын язма актларын салым хезмәтенә җибәргәннәр. Ул исә балаларга каралган түләүләрне турыдан-туры башкарырга мөмкинлек тудырган. Моның уңайлы булуын ата-аналар да тиз сизеп алды. Бер оешмадан икенчесенә белешмә тапшырып, гариза язып йөрергә кирәк булмады. Барлык мәгълүматлар турыдан-туры озатылды. Аларны кирәк чагында яңадан күтәрделәр, чөнки түләүләр берничә этапта узды. Бала акчалары шәхси исәп-хисап счетларына күчерелде.
Татарстан Фәннәр академиясенең гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова «Демографик кәеф» социаль сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул пандемия алдыннан үткәрелгән. Сораштыруда шәһәр һәм район халкы катнашкан. Җаваплардан күренгәнчә, халыкның күпчелеге өчен гаилә, балалар, оныклар – тормыш мәгънәсе, үзләреннән соң матди байлык калдырудан тыш, рухи кыйммәтләрнең дә буыннан-буынга саклануын телиләр. Татарстан халкында 90 яшькә кадәр яшәү теләге зур икән. Ә озак яшәргә нәрсә комачаулый дигән сорауга, иртәгәге көнгә ышаныч булмау, фәкыйрьлек һәм ялгызлык, дип әйткәннәр. Ярлылыктан ялгызлыкка караганда да күбрәк куркалар икән.
Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Премьер-министры Ләйлә Фазлыева да соңгы 17 елда республикада гомер озынлыгының артуын билгеләп үтте. 80 яшьне узучылар саны арта. Моны сакларга кирәк», – диде ул һәм гаиләләрне популярлаштыруда төрле чаралар күрергә чакырды.
Фәния Арсланова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat