Бердәм «ковид паспорты»н ни өчен кертеп булмавын аңлаттылар

Вице-премьер Татьяна Голикова күпсанлы сәбәпләр аркасында барлык илләр өчен бердәм «ковид паспорты» турында килешеп булмаячак дип саный.

«Әйе, мин моны билгеләмә буенча эшләү мөмкин түгел дип саныйм, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тикмәгә генә сары бизгәге буенча бер халыкара сертификатка ия түгел», диде Татьяна Голикова. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Вице-премьер сүзләренчә, бу мәсьәләдә халыкара кагыйдәләр кертүче Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына таянырга кирәк.

Элегрәк Голикова халыкара «вакцинация паспорт»лары кешеләрнең хәрәкәтен чикләячәк һәм мондый алымга юл куярга кирәкми дигән фикер белдергән иде.

 


Фикер өстәү