«Иртәгәдән» башланмаган тормыш: эшне кичектерми генә яшәү СЕРЛӘРЕ

«Иртәгәдән яңа тормыш башлыйм», – дип еш әйтәсезме? Ә ничә мәртәбә үзегезгә иртәгәдән ябыга башларга, күбрәк укырга, эшләргә, ял итәргә сүз биргәнегез булды? Ниндидер яңа эшне иртәгә башлаудан, юк, «иртәгә башлыйм» дип әйтүдән дә җиңелрәк ни бар икән ул? Бүген ничек телим, шулай яшим дә, иртәгәдән үзгәрәм, имеш. Ахыр чиктә, «иртәгә» тагын иртәгәгә кала…

Калган эшкә… тагын эш «ява»

Маргарет Митчеллның «Унесенные ветром» романы героинясы Скарлетт О’Хара әйткән сүзләр искә төшә: «Мин хәзер бу хакта уйлый алмыйм. Мин бу хакта иртәгә уйлармын. Ахыр чиктә, иртәгәсе көн һәрвакыт бар бит!» Хәтта бөек классикларыбыз сурәтләгән бу күренешкә заманча исем дә биргәннәр. Эшне кичектерү «прокрастинация», ә эшләрен «иртәгәгә калдыручылар» ¬– «прокрастинаторлар» дип атала.
Британия психологы Гарри Солла фикеренчә, эш безнең ялкаулыкта яки оешканлык булмауда түгел: прокрастинация – безнең хаталардан, уңышсызлыктан куркуның турыдан-туры нәтиҗәсе. Элекке уңышсызлыкларны искә алып, безнең шундый ук эшне башлар алдыннан эч пошу, курку хисләре барлыкка килә. Бу хисләр бигрәк тә халык алдында бәяләнәчәк эшләргә бәйле.
Ә менә икенче психолог Альфрид Лэнгле сүзләренчә, ялкаулыкның һәм эшне кичектерүнең сәбәбе – курку түгел, ә үзеңне үзеңә комачаулаучы стереотиплардан, үз-үзеңне тоту кагыйдәләреннән «саклау» теләге. Ягъни мин берни дә эшләмим икән, башкалар миннән берни дә көтмәячәк, мин бернинди кагыйдәне дә бозмаячакмын. Җиңүче кем була инде? Әлбәттә, мин!
Ләкин «иртәгә» вәгъдә ителгәннәрдән берни дә эшләнмәскә мөмкин бит. Иртәгә кичектергесез эш барлыкка килү ихтималы да бар. Көтелмәгән авыруның ишек какмавы да гарантияләнмәгән. Аннан соң, эш артмый тора, дип кем әйтте соң әле? Озаграк уйланып утырсаң, булган өч-дүрт эшкә тагын биш, унбиш вак-төяк эш өстәлә әле ул. Калган эшкә кар түгел, эш ява башлый. Ахыр чиктә, кеше ниятен онытырга да мөмкин бит!

Тамырын чабабыз
Прокрастинациядән котылырга яки аннан файдаланырга була. Соңгысы турында соңрак, ә әлегә эшләрне кичектерүдән зыян күрмәс өчен, берничә киңәштән файдаланырга тәкъдим итәбез:
Мөһим эшләрне беренче чиратта эшләгез.
Еш кына без нәкъ менә аларны кичектерәбез. Тик аларны барыбер эшләргә туры киләчәк, шулай бит? Ә нәрсә көтәргә соң? Нигә көне буе үзеңне ашап йөрергә?
Эшкә тотынганчы, бу турыда берәр кешегә әйтеп куегыз.
Җаваплылык бермә-бер артачак. Үзеңә бирелгән вәгъдәне үтәмәү күпкә җиңелрәк бит! Ә башка кеше алдында кызарасы бер дә килми…

Зур эшне кечкенә өлешләргә бүлеп эшләгез
Зур эшкә алыну һәрвакыт кыен. Ә вак-төяген вакытың булган саен эшләп атарга була. Берничә өлештән торган эшнең бер генә өлеше булса да башкарылса, тыныч күңел белән старт сызыгын уздым, дияргә була.

Интернет – теләсә кайсы эшнең дошманы…
… Әгәр аны тиешенчә кулланмасаң, билгеле. Юк-барга игътибар юнәлтүне интернетны, социаль челтәрләрне «сүндереп» куеп кына җиңеп булмый. Психологлар, киресенчә, телефонның тавышын сүндереп тормыйча, хатларның килгәнен ишетеп эшләргә киңәш итә. Беренче очракта «берәр мөһим хәбәрне ишетми калмам микән инде» дигән уйлар борчый, ә барысы да күз алдында торса, эшләр дә җиңелрәк барачак, ди алар.

Психолог Галия Гыймадиева фикеренчә, прокрастинациядән котылу өчен, аның алшартларын барларга кирәк:
– Беренчедән, кешегә үз-үзе белән «сугыш»ның яхшы нәтиҗәләргә китермәячәген аңларга кирәк. Беренче этапларда прокрастинация – кешенең бер өлеше ул, димәк, аның нинди дә булса сәбәбе булырга тиеш. Иң беренче чиратта, нәтиҗә белән түгел, әнә шул сәбәпне ачыклап, шуның белән көрәшергә кирәк. Кайчак прокрастинациянең сәбәпләре акланырга да мөмкин. Мәсәлән, кеше, арып, эшләргә бер тамчы көче дә калмаган килеш үзен көчләп эшләтә. Яки кешенең үзалдына куйган максаты теләгенә каршы килергә мөмкин. Моннан тыш, куркулар да комачаулый ала. Кеше үзе генә әлеге сәбәпләрнең тамырын кисә алмый икән, иң яхшысы – белгеч белән киңәшләшү.

Иртәгәгә калдыру гадәтен җиңү өчен, түбәндәге китапларны укырга киңәш итәләр:
1. Петер Людвиг «Победи прокрастинацию! Как перестать откладывать дела на завтра»
2. Нейл Фьоре «Легкий способ перестать откладывать дела на потом»
3. Алек Маккензи, Пэт Никерсон «Ловушка времени»
4. Мартин Бьяуго, Джордан Милн «Меньше, но лучше. Работать надо не 12 часов, а головой»
5. Лора Вандеркам «Книга о потерянном времени. У вас больше возможностей, чем вы думаете»

Кичектерсәң, әйдә, кичектер
Прокрастинациядән котыла алмаучылар яки котылырга теләмәүчеләр өчен аннан файда алу ысуллары да бар икән бит.

Ашап алырга
Кеше тукланмыйча тора алмый инде ул. Менә шул «бераздан эшләрмен» дигән вакытны энергия күләмен арттыруга, ягъни ашап алуга сарыф итсәк, күпкә файдалырак булыр ул.

Физик күнегүләр ясарга
Алар тәнебезгә туклану кебек үк кирәк. Бигрәк тә, артык еш ялкауланып, артык еш ашый башласак, күнегүләрсез булмас…

Саф һавада йөреп керергә/Яхшы фильм карарга яисә китап укырга
Бу очракта вакытыгыз юкка сарыф ителмәячәк. Рухи якны тулыландырып тору да бик мөһим бит.

Лилия Гыймазова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү