Элек Казанда полицеский булып эшләгән егетнең клибы 32 млн карау җыйган

Элек Казанда полиция хезмәткәре булып эшләгән Хәбиб Шәриповның «Ягода малинка» җырына төшерелгән клибын бер тәүлек эчендә 32,3 млн кеше караган.

Шул ук вакытта җыр барлык музыкаль чартларда да катнаша, ә соңгы вакытта популяр булган социаль челтәрләрдә, Тик-Токта артистны яратучыларның барысы да әлеге җыр астына кыска роликлар төшерә.

Клипны 30 миллионнан артык карау җыйса да, Әбүнәчеләр анда ниндидер үзенчәлекле сюжет, тирән мәгънә һәм текә монтаж тапмаган. Әмма клипны югары бәяләүчеләр дә бар.


Фикер өстәү