Казан һәм Татарстан Республикасы Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Ренат Җәләлетдинов Covid-19 коронавирусыннан вафат булган, дип яза «Татар-информ».
Аның үлеме турындагы мәгълүматны Ассоциациядә расладылар. «Ул коронавирус аркасында вафат булды. Аны җирләү урыны әлегә билгеле түгел», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Ренат Җәләлетдинов 1952 елның 6 августында туган. Казан һәм Татарстан Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясеннән тыш, ул «Брупер-Нәүрүз» ҖЧҖ (эшчәнлекнең төп төре — үз милкен яки арендага алынган күчемсез милек белән идарә итү һәм арендалау) белән дә җитәкчелек иткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat