Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидтан үлүчеләр саны статистикасында аерманы аңлатты

Татарстанда Сovid-19 инфекциясеннән үлүчеләр санының стопкоронавирус.рф сайтындагы статистикасы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары белән тәңгәл килми.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков шул хакта аңлатма бирде. «Ул мәгълүматлар һәрхәлдә тигезләнәчәк. Бу материаллар бирүдә күпмедер тоткарлыклар булу белән бәйле», — диде ул.

Шул ук вакытта Владимир Жаворонков ике оператив штабның да — федераль һәм республика оператив штаблары мәгълүматларын чагыштырырга мөмкин булуын искәртте.

Стопкоронавирус. рф сайтында Татарстанда 264 кешесе коронавирустан үлү турында әйтелә. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанңа Covid-19 инфекциясеннән 247 кеше үлгән.


Фикер өстәү