«Tatar сүзе» бәйгесенең I туры тәмамланды

Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алганнар. II турга узганнарның язмалары февраль башына кадәр каралып бетәчәк.

Бәйгенең жюри рәисе – филармониянең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов. Жюри әгъзалары: Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, шагыйрь, драматург Рүзәл Мөхәммәтшин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, шагыйрә Илсөяр Гарипова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов, Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәлахова.

Бәйгедә шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр), проза, мәсәл номинацияләрендә көч сынаштылар.

Һәрбер номинациядә һәр категория өчен 3 (өч) премия каралган:

* 10 яшькә катнашучылар арасында;
* 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында;
* 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында;
* Профессионаллар өчен, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы 3 (өч) премия карала.


Фикер өстәү