КФУда ясалма ит җитештерә башлаячаклар

КФУда үстерелә торган ит җитештерү технологияләре белән шөгыльләнүче белгечләр әзерлиячәкләр. Бу турыда вузның матбугат хезмәте хәбәр итә.

КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов сүзләренчә, программаны ярты елдан сыный алачаклар. Галимнәр биореакторлар һәм 3D-биопринтерлар кулланып, хайван күзәнәкләрен үстерү, генетик һәм молекуляр анализлар үткәрү белән шөгыльләнәчәк.

Лабораторияләрдә булдырылган ит экологик яктан чиста продукт булачак, ә андагы калория күләмен кеше үзе җайлый алачак, ләкин тәме чын иттән аерылырга мөмкин, ди белгечләр.


Фикер өстәү