Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен контроль эшләр үткәрү көннәре билгеле

9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен укучылар үзләре сайлаган предметлар буенча контроль эшләр 17-21 майда уздырылачак. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән Риа Новости хәбәр итте.

Чыгарылыш сыйныф укучылары физика, химия, информатика, биология, тарих, география, чит телләр (инглиз, немец, француз, испан), җәмгыять белеме һәм әдәбият фәннәре арасыннан үзләре теләгәнне сайлап алырга хокуклы.


Фикер өстәү