Татарстанда банклар эшчәнлегеннән риза булмаучылар саны арткан

Узган елда Татарстанда яшәүчеләрнең банклар эшчәнлегенә карата шикаятьләре 40 процентка артып, 1,5 меңгә җиткән. “Роспотребнадзор” Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил каршындагы Экспертлар советы утырышында шундый саннар китереп үтте.
Аның әйтүенчә, 2020 елда финанс оешмалары кулланучылар хокукларын бозган өчен 582 тапкыр административ җаваплылыкка (барлыгы 7 миллион сумлык штраф) тартылган. Сәбәбе – банкларның үзләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булучыларга өстәмә хезмәт күрсәтүләр “тагуы”.
— Судлар ярдәмендә 403 кулланучы 26 миллион сум чамасы акчасын кире кайтаруга ирешкән, – дип сөйләп үтте Марина Патяшина.
Шулай ук интернет-кибетләрдә товарлар сатып алудагы кыенлыкларга бәйле шикаятьләр саны да арткан. “Роспотребнадзор” идарәсе белгечләре кулланучыларга 600 мең сумнан артыграк акчасын кире кайтарып алырга булышкан. Эшмәкәрләр шуның 240 меңен, эшне судка кадәр барып җиткермичә генә, үз теләге белән түләгән.


Фикер өстәү