“Мәрхәмәт” депутатлары мәктәптә туклануны оештыру мәсьәләсе буенча “кайнар линия” үткәрә

Сишәмбе – 2 февральдә “Республика мәктәпләрендә балаларга кайнар ризык ашатуны оештыру турында”  “Кайнар линия” эшлиячәк. Ата-аналар сорауларына “Мәрхәмәт” депутатлар берләшмәсе әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре җавап бирергә җыена.

Әйтергә кирәк, “Мәрхәмәт” депутатларының “Хатын-кыз игътибары” дигән “Кайнар линия”се инде күптән гадәтигә әйләнде. Хатын-кыз депутатларга моңарчы гаиләдә көч куллану-кыйнау, көнкүреш җирлектә низаглар, хатын-кыз сәламәтлеге, хезмәткә хокукларны саклау, балаларны мәгариф оешмаларына урнаштыру, пандемия чорында социаль ярдәм күрсәтү һ.б. сораулар белән мөрәҗәгать ителде. Бер генә сорау да игътибарсыз калмады.

“Кайнар линия” телефоны – 236-00-71, 8 9393 453 750. Аңа 2 февраль көнне 10.00-17.00 сәгатькәчә шалтыратырга мөмкин.


Фикер өстәү