Татарстанда 11 бала үз-үзенә кул салган

Татарстан балигъ булмаганнар арасында үз-үзенә кул салу очраклары буенча Россия төбәкләре антирейтингы унлыгына керми. Тулаем алганда, республикадагы вазгыять моннан биш ел элеккегә караганда яхшырды.

Татарстанның «„Росток“ психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесе директоры Дарья Охотникова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде.

«Статистика, Аллага шөкер, моннан биш ел элеккегә караганда бераз яхшырды. Республика бу җәһәттән ил күләмендә урталыкта тора. Без беренче унлыкка кермибез. Бездә яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салырга омтылышлар буенча статистика юк, чөнки, кагыйдә буларак, балалар шундый омтылыштан соң сәламәтлек саклау учреждениеләренә эләгә һәм аларны биредә эшләүче медицина психологлары үз күзәтчелегенә ала, безгә бу мәгълүматны тапшырмыйлар, ул ябык булып кала», — дип искәртте эксперт.

Шул ук вакытта, Охотникова сүзләренчә, 2020 елда республикада 11 бала үз-үзенә кул салган. Быел да бер очрак теркәлгән инде.


Фикер өстәү