Арчада коронавирустан күпләп вакцина ясата башлаганнар

Арчада кешеләр коронавирустан вакцина ясату өчен күпләп мөрәҗәгать итә башлаган.

Арча үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, кичә 10 райондашыбыз коронавируска каршы вакцина ясаткан. Шуның 4се 60 яшьтән өлкәнрәк кеше. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Вакцина ясату буенча бернинди проблема юк, хәзерге вакытта ул җитәрлек. Әгәр хастахәнәгә вакцина ясатырга теләп килүчеләр арта икән, без аны кирәкле күләмдә кайтартачакбыз», — диде безгә баш табиб Рифат Идрисов.

30 гыйнварга булган мәгълүмат буенча, районда 85 кеше коронавирустан прививка ясаткан.


Фикер өстәү