Казанда яңа хәрби госпиталь төзеләчәк

Казанда 150 урынга исәпләнгән хәрби госпиталь төзеячәкләр. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәреннән билгеле булды.

Хәзерге вакытта яңа бинаның эскизлары һәм проектлары әзерләнә. Төп корпусны төзү этаплап алып барылачак. Биредә палаталы һәм дәвалау-диагностика блоклары, инфекцион корпус, шулай ук инфраструктура объектлары булачак. Аның гомуми мәйданы 12,5 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк.
Яңа госпиталь төзелгәч, хәрбиләргә, аларның гаиләләренә, хәрби пенсионерларга, шулай ук гади халыкка махсус югары технологияле медицина ярдәме күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү