Халык санын алу сентябрьгә күчерелә

Бөтенроссия халык санын алу вакыты икенче тапкыр күчерелә: бу юлы инде 2021 елның апреленнән – сентябрьгә. Россия Хөкүмәте шушы җәһәттән тиешле карар кабул иткән. Җанисәп инде узган елда ук үткәрелергә тиеш иде. Әмма ул коронавирус пандемиясе аркасында агымдагы елның апреленә күчерелде.

“Росстат” җитәкчесе урынбасары Павел Смелов әйтүенчә, хәзерге вакытта Россиядә  COVID-19 инфекциясенә бәйле хәлләр яхшырып килә: чирләүчеләр саны акрынлап кими, массакүләм вакцинация үткәрелә. Шулай да халык санын алу өчен тагын да куркынычсызрак чор сайлап алынган. Белгечләр фикеренчә,  моның өчен иң кулай вакыт – сентябрь. Бу вакытта халыкның күпчелеге, ял итү урыннарыннан кайтып, өйдә булачак. Димәк, төгәлрәк мәгълүматлар җыю мөмкинлеге ачылачак, дигән сүз.


Фикер өстәү