Россиядә мәчедән аллергия булдырмый торган вакцина эшлиләр

Инде 2023 елда ук медицина оешмаларында песиләрдән аллергияне булдырмый торган вакцина пәйда булырга мөмкин. Вена медицина университеты профессоры Рудольф Валента “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Препарат Австрия галимнәре һәм Мәскәүнең Сеченов исемендәге Беренче дәүләт медицина университеты белгечләре белән берлектә эшләнелә икән. Аны булдыру өчен ген инженериясе ысуллары кулланыла. Вакцина молекуласының инде быел көзен үк әзер булачагы күздә тотыла.
Рудольф Валента әйтүенчә, препаратны тәүге сынауларны киләсе елның башында төгәлләү планлаштырыла. Вакцинаның куркынычсызлыгы турында мәгълүматларга анализ ясалганнан соң 2022 елның көзендә аны инде кешеләрдә сыный башлауга өметләнелә.
Мәчеләргә аллергиядән интегүчеләрнең организмы шулай ук этләрне, диңгез дуңгызлары (морская свинка), күселәр һәм кайбер башка йорт хайваннарын да “күтәрә” алмаска мөмкин. Рудольф Валента фикеренчә, яңа вакцина мыраубикә һәм мырауҗаннарга гына түгел, бәлки төрле хайваннарга аллергияне бетерердәй бик нәтиҗәле препаратка әйләнергә мөмкин.
Галим әйтүенчә, аллергиядән котылу өчен башта – биш укол, аннары һәр ярты елдан соң берәр укол ясатырга кирәк булачак.
Шулай итеп, вакцинаны куллану нәтиҗәсендә Россиянең дөньяда песиләргә аллергиядән интегүчеләре гомумән булмаган тәүге илгә әйләнүе бар.


Фикер өстәү