“Ватаным Татарстан” газетасының Муса Җәлил турниры: Минзәләдә җылы булачак

Газетабызның герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш бәйгесенә әзерлек эшләре дәвам итә. Батырларга бүләкләр әзер, Минзәләдә исә көрәшчеләрне һәм тамашачыны каршы алырга җыеналар.

Районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин әйтүенчә, бу көннәрдә ярыш узачак “Юность” боз сараен җылыту эшләре дәвам итә.
– Боз өстен каплагач, егетләр көрәшәчәк урын 18-20 градус җылы булачак. Тамашачылар утырган өлештә исә җылылык 25 градуска җитәчәк. Көннәр салкын булса да, бездә җылы булачак. Келәмдә кызу алышлар булыр дип өметләнәм. Боз сараенда 4 келәм урнаштырдык, – диде ул. – Ачылу тантанасының репетициясе дә узды. Хәзер спорт корылмасын техника белән җиһазлау эше дәвам итә.
Инде хәбәр иткәнебезчә, газетабыз турниры 12-13 февраль көннәрендә уза. 58нче бәйгедә 40тан артык команда җыелыр, 400ләп көрәшче чыгыш ясар дип көтелә.


Фикер өстәү