Путин Россиядә өч вакцина пәйда булуны зур фәнни уңыш дип атады

Россиядә коронавирустан өч вакцина пәйда булу илнең зур фәнни уңышына әйләнде. Президент Владимир Путин Фән һәм мәгариф советы утырышында шулай дип белдергән.
Путин, галимнәр тырышлыгы белән, илнең коронавирустан вакцина булдыруда дөньяда алдынгы сафларда баруын билгеләп үткән. “Ул гына да түгел әле – берьюлы өч вакцинага ия булган бердәнбер ил без”, – дигән Путин.
Президент шулай ук коронавирус пандемиясенең алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне тизләтүен, шуңа күрә Россия фәнни-технологик сәясәтенең чор кыенлыклары һәм таләпләренә җавап бирергә тиешлеген белдергән. Ул бүген нәкъ менә мәгарифнең, фән һәм технологик мөстәкыйльлекнең ил иминлеге, кешеләрнең тормыш сыйфатының хәлиткеч факторлары булып торуын басым ясап әйткән.


Фикер өстәү