Бик тәмле кекс пешерү ЫСУЛЫ

Ләлә Фәйзуллинадан һәркем пешерә алырдай, тәмле, кулай, ГОСТ буенча әзерләнә торган кекс рецепты.

200 грамм йомшартылган сыер маен 200гр шикәр комын миксер белән 2-3 минут күпертәбез. Аерым савытта миксер белән 4 йомырканы күпертәбез. Кашыклап аз-азлап кына сыер маена кушып акрынлап болгатабыз. Шуңа 1 уч йөзем җимеше, ярты чәй кашыгы аш содасы һәм 220 грамм он салып туглыйбыз. Кекс формасына салып, 180 градус температурада духовкада 30 минут тирәсе пешерәсе.

Фото: mykaleidoscope.ru

Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»


Фикер өстәү