Фәрит Мөхәммәтшин: “Галим һәм укытучыларның хезмәте лаеклы бәяләнергә тиеш”

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия фәне көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Парламент җитәкчесе Татарстанның фән эшлеклеләрен республика җитәкчелеге исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Казан ратушасында Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советы, Татарстан Республикасында Фән һәм технологияләр елына әзерлек һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.

«Бу эшлекле чара белән без республикада Россия Федерациясендә игълан ителгән Фән һәм технологияләр елына старт бирдек», – диде Дәүләт Советы Рәисе. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Россия – фәнни-техник өлкәдә алдынгылар рәтендә. Шул ук вакытта фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен финанслап бетермәү, галимнәрнең чит илгә китүе кебек проблемалар бар. “Фәннең роле бәхәссез, ул тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә йогынты ясый. Җәмгыятьнең ничек яшәве фән үсешенә һәм технологик прогресска игътибар дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйле булуы күптән ачыкланды», – диде ул.

Парламент башлыгы сүзләренә караганда, РФ ның яңартылган Конституциясенә фәнни-техник потенциалны саклау һәм үстерү буенча өстәмә дәүләт гарантияләре юктан гына кертелмәгән. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, моны яңа норматив-хокукый актлар эшләү өчен кулланачаклар.

Татарстанда фәнгә системалы рәвештә ярдәм күрсәтелә. Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, республиканың көчле тармакларын: нефть һәм нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше һәм оборона комплексы, авыл хуҗалыгы һәм медицина тармакларын саклап калырга һәм алга этәрергә мөмкинлек бирә. Фәрит Мөхәммәтшин югары белем һәм фәннең дәрәҗәсен күтәрүнең мөһим булуын да әйтте. Моның өчен галим һәм укытучыларның хезмәте лаеклы бәяләнергә тиеш.


Фикер өстәү