Киткән Президентны куудан файда бармы?

 Социаль киеренкелек арткан һәм фетнә көчәйгән бу айларда дөнья илләрендә лидерлык өчен кискен тартыш бара. Сербиядә 27 гыйнвар көнне Президент Александр Вучичны үтермәкче булганнар икән. 17 кеше кулга алынган, тентү вакытында аларда ике снайпер винтовкасы тапканнар. Җинаятьчеләр Вучичның телефонын тыңлаганнар, дигән хәбәрләр дә бар. Шул чакларда ук АКШның җәнҗаллы элекке Президенты Дональд Трампның да тәрәзәсенә атканнар икән. Алдан белгән шикелле Трамп һөҗүм алдыннан гына тәрәзә пыяласын пуля үткәрми торганга алыштырган булган. Аны шул коткарган да инде.

Инде хакимлекне тапшырган Трампны импичментлап куу өчен көрәш әле кызып кына ята. Экс-президентның адвокатлары аңа икенче тапкыр импичмент белдерү АКШ Конституциясенә туры килми дип расларга тырышалар. Демократлар яллаган юристлар исә Конституциянең үзләре ягында булуын дәлиллиләр. Бер үк язуны ике төрле дә, өч төрле дә укып булуын күрсәтәләр.

Трампны 6 гыйнвар вакыйгаларында – халыкны баш күтәрүгә дәртләндерүдә һәм Капитолийны яулап алырга өндәүдә гаеплиләр. Дөрес, ул фетнәчеләр Капитолийга бәреп керә башлагач, социаль челтәр аша аларны өйләренә кайтып китәргә дә өндәгән. Вәләкин ярсыган гыйсъянчылар ул өндәүне күрмәгәннәр һәм ишетмәгәннәр. Менә шул гөнаһы өчен Байден командасы Трампны зур сәясәттән куарга тели. Импичмент барып чыкса, Трамп дүрт елдан соң яңа сайлауда үз кандидатурасын Президентлыкка күрсәтә алмаячак. Гомумән, аны нинди дә булса дәүләт постын җитәкләүдән тыярга ниятлиләр. Моннан тыш олигарх байтак кына матди зыян да күрәчәк. Аны Президент пенсиясеннән мәхрүм итәчәкләр. Бу – елга 200 мең доллардан артык акча дигән сүз. Моннан тыш аңа дөнья буйлап сәяхәт итү өчен миллион доллар акча да бирелә икән. 30 ай дәвамында ул үзенә дәүләт хисабына киңәшчеләр яллый ала. 10 ел буе сак хезмәте тота. Импичмент барып чыкса, менә боларның барысыннан да колак кагарга туры килә.

АКШ Сенатында импичмент 9 февральдә карала. Бездә инде ул чакта төн караңгылыгы иңеп килә торган вакытта. Сенатта республикачылар өстенлек алуын һәм ипмичмент өчен тавышларның гади күпчелеге генә җитмәвен исәпкә алганда, киткән Президентны эштән куу процедурасы барып чыкмаска тиеш. Ләкин демократлар бер нәрсәгә өметләнәләр: Трампның кыланышларыннан республикачыларның да байтагы гарык булды инде. 2024 елда Трампның тагын бер тапкыр Президентлыкка кандидат булуы аларга да баш авыртуы гына өстәячәк. Трампка ул чакта әле 78 яшь кенә булачак. Бу – Байденның хәзерге яше. Шулай булгач, ул тагын бер тапкыр тартышмас дип әйтү кыен. Аңа кадәр кемнең исән буласы мәгълүм түгел түгелен, тик куркынычны яралгы чагында ук юк итеп калу яхшы. 4 еллык Президентлык дәвамында Трампның яхшы ук популярлык яулап алуын онытмаганда, импичмент шансы зур булмавы да аңлашыла.

                                                        Рәшит Фәхрахманов


Фикер өстәү