Улының умырткасын сындырган ир кулга алынган

Улының умырткасын сындырган ир-атны кулга алынган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Гыйварда исерек ир-ат хатыны белән 10 яшьлек улы янына кунакка килгән. Ир белән хатын арасында низаг чыкканннан соң эш кыйнауга кадәр барып җиткән. Малай әнисен яклап, араларына кергән, ә ярсыган ир баланың күкрәгенә типкән. Малайнын умырткасы сынган.

Хәзер ир-ат тикшерү изоляторына озатылган, хәзер аңа карата сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китергән өчен җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү