Республика балалар клиник хастаханәсендә сабыйларның күңелен күтәрү өчен бүләк тартмалары пәйда булган

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хезмәткәрләре ДРКБда дәваланучыларга “кыюлык тартмаларын” ясау өчен уенчыклар җыйган. Бу хакта хастаханәнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Нәни сырхаулар процедуралар үткәрү кабинетыннан: анда яраларын бинтлар белән бәйләү яки салдырудан, катетерлар урнаштыру һәм юдырудан, “капельница”лардан курка. Балалар кайвакыт хәтта табибтан да шикләнә. Хастаханәдә нәкъ менә шундый “куркак куяннар” өчен “кыюлык тартмалары” пәйда булган да инде.

“Без – медицина хезмәткәрләре түгел. Барлык авырулардан даруларны уйлап табу да кулыбыздан килми. Без үзләренең кыска гына гомере эчендә кайбер олы кешеләр дә күрмәгәнне кичерергә өлгергән балаларны сөендерә генә алабыз. Бүләгебез сабыйның тизрәк савыгуына ярдәм итсә, безнең өчен шуннан да зур бәхет юк”, – ди Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Процедуралар кабинетында мондый тартмаларның сабыйларга курку хисен җиңәргә ярдәм итүе күздә тотыла. “Кыюлык өчен призлар бу. Тартмадан яңа уенчык тартып чыгаргач, сабый бөтен куркуын  онытачак”- дип өметләнә ДРКБ табиблары.


Фикер өстәү