“ТатАгроЭкспо-2021”  авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачыла

10 февраль көнне 8.00 сәгатьтә быел Татарстанда тәүге зур күргәзмә – “ТатАгроЭкспо” күргәзмәсе ачыла.

Ике күргәзмә павильонында Россиянең 30 төбәге һәм 50 шәһәреннән 200дән артыграк предприятие, чит илләр компанияләре вәкиллекләре үзләренең продукциясен тәкъдим итәчәк. Күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен: авыл хуҗалыгы техникасын, җиһазлар һәм запас частьләр, үсемлекләрне саклау средстволарын, ашламалар, орлык, эшкәртү, төрү һәм сортларга аеру, яңа фәнни эшләнмәләр, Татарстан фермерлары продукциясен һ.б. колачлый.

Быел күргәзмә экспозициясе яңа концепция – “Хронологик чылбыр” буенча оештырыла. Шул рәвешле авыл хуҗалыгының барлык тармаклары (үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы) технологик эзлеклелектә тәкъдим ителә.

“ТатАгроЭкспо-2021” кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе уздырылачак. Анда шулай ук онлайн-форматта да катнашырга мөмкин. Моннан тыш авыл хуҗалыгы тармаклары буенча “Түгәрәк өстәл”ләр, игенчелек һәм терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар уздыру күздә тотыла.

Күргәзмә эше һәм эшлекле программа 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү