Бәрәңге һәм краб таякчыкларыннан бик тәмле кәтлит ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 3-4 пешкән бәрәңге, 100 грамм краб таякчыклары, уртача зурлыктагы 1 кишер, 50 грамм уылган сыр, 1 йомырка, әвәләү өчен он, үсемлек мае, тоз, борыч.

Бәрәңгене төябез, йомырка, тоз, борыч салып болгатабыз. Шуңа ваклап туралган краб таякчыклары, угыч аша чыгарылган кишер һәм сыр өстәп, барысын бергә болгатабыз. Килеп чыккан катнашмадан кәтлитләр ясыйбыз. Онда әвәләп, үсемлек маенда ике ягын да, алтынсу төскә кергәнче, кыздырабыз.


Фикер өстәү