Стоматолог Илнур Әхмәтов: «Көненә 100 теш алам»

Теш сызлаудан да яманы юк. Хәзер теш авырту зур проблема түгел. Куркаклыкны җиңеп, табибка барасың икән, терелтеп җибәрәләр. Тешең авырта башласа, башкаларга ярдәме тигән, ышанычлы табибны эзли башлыйсың. Казанның 9 нчы стоматология поликлиникасы хирургы Илнур Әхмәтов әнә шундыйлардан.

– Ни өчен бу һөнәрне сайларга булдыгыз?
– 4 нче класста укыганда авыл Сабан туе тау башында иде. Шунда менеп киттек. Менсәк, бер ак машиналы кеше кайтып туктаган. Өстендә ап-ак кәстүм-чалбар. Бала булсам да, бу кешегә игътибар иттем. Кайткач, әтидән аның кем булуын сорадым. “Чаллыда теш табибы булып эшләүче абыең”, – дип җавап бирде. Күңелгә әнә шул чакта «табиб булам» дигән уй керде. Аллаһы Тәгалә юлыма кеше очратып, булачак һөнәремне алдыма чыгарып куйды.
–Теш алдыру җиңел түгел. Алучыга да көч-куәт, тәҗрибә кирәк. Сез арымыйсызмы?
– Мин эшемне бик яратам. 16 ел эшләү дәверендә күп кешеләргә ярдәм иттем. Әлбәттә, бу эштә тәҗрибә кирәк. Баштарак каушап калган вакытлар да булгандыр. Әмма эшли башлагач, күп әйбергә өйрәндем. Теш алуның үз җаен таптым. Акыл тешләрен дә бер тәртип белән алам. Иң мөһиме – кешеләрнең рәхмәте. Нәкъ миңа дип атап килүчеләр күп. Ә ышанычны акларга кирәк.
– Үз гомерендә күпме теш алдың икән?
– Санап бармадым. Көненә 100 теш алам. Ике урында эшлим. Бер җирдә 60, икенчесендә 40 лап була. Чиләккә салсаң, яртысы тула.
–Теш табибы нинди булырга тиеш?
– Кешелекле булу кирәк дип саныйм. Намусың алдан йөрергә тиеш. Хәзерге яшьләрдә мондый сыйфат юк диярлек. Алар өчен акча беренче урында. Акчаның гомере кыска аның. Була да бетә. Ә менә синең кешелеклелегең гомер буена онытылмый.
– Табиб кешене гаиләдә дә аңлау кирәк. Сине аңлыйлармы?
– Аллага шөкер, бар да яхшы. Эшнең нәтиҗәсе, уңышларга ирешүнең 80 проценты гаиләдән тора. Әгәр сине аңлаучы юк икән, бернинди уңышка да ирешә алмыйсың. Бу яктан мин бәхетле.
– Табиблар еш бирелә торган сорау. Тешне көнгә ничә тапкыр чистартасы?
– Элек көнгә ике дип әйтә идек. Хәзер үзгәрде ул тәртип. Табиблар тешне ашаган саен чистартырга куша. Теш арасына кысылган ризыкны озак тотмасаң, табибка сирәк йөрисең. Минем шикелле. Авызымдагы 32 тешемнең берсе генә юк. Аны да авыл мәктәбендә укыганда алдырган идем.
Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү