10 февраль тарихта ниләр белән истә калды?

Дипломатлар көне

Россия Президенты указы белән 2002 елның 31 октябрендә Россия Тышкы эшләр министрлыгының 200 еллыгы уңаеннан гамәлгә куела. Бу датаның тарихы исә 1549 елның 10 февраленә барып тоташа. Әлеге көнне илебез тарихының тышкы сәясәтендә беренче булып Илчеләр турында боерыкка кул куела.

Үтүк туган көн

Кием үтүкләү мәрәкәсе гасырлар буена бик зур уңайсызлык тудырган. Мәсәлән, борынгы греклар моның өчен тимер җайланмалар кулланганнар, Россиядә исә юылган керне уклау ярдәмендә үтүкләгәннәр. Үтүк турында беренче истәлекләр 1636 елның 10 февралендә рус патшасы сараендагы чыгымнар китабында табылган. Бу көнкүреш приборының бәясе — 5 алтын торган, авырлыгы 10 килограмм булган.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү