«Алга таба ни буласын беркем дә белми. Әмма прививка ясату – исән калу өчен бердәнбер шанс»

Пропаганда өчен түгел, кеше тормышын саклау өчен. Кичә Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасында экспертлар – галим-вирусологлар, эпидемиологлар, йогышлы авыруларны дәвалаучы табиблар, генетиклар, «кызыл зона»да эшләүчеләр, Роспотребнадзор вәкилләре, юристлар һәм республикада яшәүчеләр беренче тапкыр бергәләп «түгәрәк өстәл»гә җыелдылар. Ул «Вакциналаштыру – 100 һәм коронавируска каршы прививкалар турында 1 миф» дип аталды. Исеменә күрә җисеме дә, ягъни фикер алышу өчен куелган бурыч та бик анык һәм аңлаешлы иде. 100 дигәне бүген Татарстанда вакцина ясау өчен йөз пункт ачылганлыгын искәртә. Ә миф дигәне исә бүген социаль челтәрләрдә бара торган бәхәсләргә бәйле.

Халыкка аңлаешлырак һәм якынрак булсын өчен конференция барышын онлайн трансляциядә бирделәр, Zoom режимын да файдаланырга мөмкинлек тудырдылар, телефон аша сорауларны да кабул иттеләр. Бәхәсләр саллы булсын өчен прививка ясатуга каршы булучыларны да чакырганнар. Әмма алар 4 кеше урынына 21әү килгән булып чыкты. Әлбәттә инде, бу кадәр кешене кабул итәргә мөмкинлек юк иде. Шулай да, санитар-эпидемиологик чикләүләр булуга карамастан, берничәсе ишекне бәреп кереп, чакырылган кунакларны торгызып, аларның урыннарын «яулап» алдылар. Ул гына да түгел, конференцияне алып баручы Иҗтимагый палата җитәкчесе Зилә Вәлиевага сүз әйтергә дә ирек бирмичә, тавыш күтәреп сөйләшә башладылар. Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева: «Бүгенге чара вакцинацияне пропагандалау өчен үткәрелми, шулай ук аннан баш тартырга да өндәми. Без белгечләр белән фикер алышырга җыелыштык. Бер-беребезне хөрмәт итик», – дип барысын да тынычландырырга ашыкты.

Әмма «каршы як» тынычлану турында уйлап та карамады. «Прививканы 18 яшьтән башлап салырга рөхсәт ителә, моны һәр кеше үзе хәл итәргә тиеш. Теләгән кеше башта табиб белән очраша, анализлар бирә», – дип сүз башлаган Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонковны да сораулар белән күмеп ташладылар. Прививка ясаткан кеше белән алга таба, мәсәлән, 5 елдан, 10 елдан ни булачак? Сез аларны экспериментта катнашасызмы дип кисәтәсезме? «Каршы як»ның төп сораулары шул тирәдә әйләнде. Микробиолог, профессор Оскар Поздеев җавабыннан соң азрак тынычландылар да кебек.

– Бүген алга таба ни буласын беркем дә белми. Әмма прививка ясату – авыруны таратмас өчен, кешеләр исән калсын өчен бердәнбер шанс. Биш елдан нәрсә булыр дип уйлап утыра торгач, бәлки без, Ходай сакласын, коронавирустан үлеп тә бетәрбез. Шуңа күрә дә нинди мөмкинлек бар, шуннан файдаланырга кирәк. Ә бүген безнең прививкадан башка бернәрсәбез дә юк, – диде ул.
Бу фикерне «кызыл зона»да көне-төне эшләгән табиблар да җөпләде.

– Без, тикшеренүләр ахырга кадәр үткәрелмәгән, дип сөйләнеп утыручыларны «кызыл зона»га алып кереп, анда тилмереп ятучыларны күрсәтер идек. Суга батканда саламга да ябышасың, дип әйтәләр бит. Бу очракта да шулай. Авырулар бары тик исән-сау калу турында гына уйлыйлар. Хәтерлисездер: пандемия мондый колач алыр дип беркемнең башына да килмәгән иде. Узган ел март аенда без барыбыз да аптырашта калдык. Коронавирус бик үзенчәлекле, моңарчы күрелмәгән авыру булып чыкты. Әмма без хәзер һәр авыруны ничек дәваларга икәнен беләбез инде, – диде Россия территориясендә иң беренче коронавируслы авыруларны кабул иткән Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин.

Шау-шу белән башлануга карамастан, «түгәрәк өстәл» барышында коронавирус хакында халыкны борчыган күп кенә сорауларга җавап табылды.

– Коронавируска каршы ясалган прививкадан авырып китү мөмкин түгел, – диде Казан дәүләт медицина университетының генетика кафедрасы мөдире, профессор Рөстәм Исламов. Ул моны түбәндәгечә аңлатты:

– Кеше организмына кертеләсе вакциналарда коронавирусның үзе юк, организм күзәнәкләренә бары тик бер ген гына, ягъни аденовирус кына кертелә. Ул анда берничек тә үрчи алмый. Димәк, авыру китереп чыгарырга да мөмкинлеге юк.

Медицина фәннәре докторы әйтүенчә, хәзер дөнья күләмендәге вакцина эшләүчеләрнең барысы да шушы юлны сайлый, ягъни препаратка вирус кертүдән баш тарта. Әлбәттә инде, прививка ясаткач, кеше берни сизми дип уйларга кирәкми. Гадәттәгечә температура күтәрелергә, хәл бетеп китәргә мөмкин. Әмма бу коронавирус белән авырып киттең дигән сүз түгел.

«Каршы як»лар белгечләрнең шундый аңлатуларыннан соң да тынмадылар. Берсе: «Поездда бер хәрби белән кайткан идем. Ул, теләге булмаса да, прививка ясаткан. Я прививка, я эштән китәсең, дип шарт куйганнар», – дип сүз башлаган иде, аннан итагатьле генә бу хәрбинең фамилиясен сорадылар. Җавап ишетелмәде. Аның каравы спикер Ләйлә Фазлыева аңа төпле җавап бирде.

– Россия Федерациясе территориясендә, шул исәптән Татарстанда да коронавируска каршы прививка ясату ирекле, – диде ул. – Әгәр мәҗбүриләгән очраклар бар икән, бу хакта тиз арада Татарстандагы оператив штабка хәбәр итегез. Тик мондый күренешләр конкрет булырга тиеш. «Ясатмасагыз, эштән чыгарабыз, хезмәт хакын тоткарлыйбыз» дигән гомуми сүзләрне без берничек тә тикшерә алмыйбыз, – диде ул.

 

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү