Мәктәп ашханәсе эшчеләренең хезмәт хакын арттыру Министрлар Кабинетында каралачак

«Ашханәдә эшләүчеләрнең санын һәм хезмәт хакларын арттыру мәсьәләсен иртәгә Президиумда Министрлар Кабинетында күтәрәчәкбез. Бу сорау хәл ителәчәк», — диде Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Аның сүзләренчә, кулинария училищесын тәмамлаган яшьләр армиядә хезмәт итү урынына мәктәпләргә пешекче булып урнаша алырлар иде дигән тәкъдим дә булган. «Казанда андый хезмәткәрләрне табарга була», — дип ышандырды Лилия Маврина.

«Мин 1500 бала укый торган мәктәптә булдым, анда сигез ашханә хезмәткәре эшли, Биектауда 500дән артык укый торган мәктәптә шулай ук сигез кеше эшли иде. Бу дөрес хәл түгел. Бу мәсьәләне нормага китерү сорала. Без күпме бала санына күпме ашханәдә эшләүче булырга тиешлеген белергә тиеш», — диде ул.


Фикер өстәү