Өендә гранат үстерүче Гөлнара Дәүләтбаева: «Әбине кызганып, үземне сөендердем»

Башкортстанның Октябрск шәһәрендә яшәүче Гөлнара Дәүләтбаева тәрәзә төбендә гранат үстерә. Үзенең исеме дә «гранат чәчәге» дигәнне аңлата аның.

– Мин кибеттә эшлим. Моннан 8 ел элек җәйге эссе көнне арып өйгә кайтып киләм. Кибет буенда бер әби утыра. Гөлләр сата икән. “Балам, ашарга да акчам юк”, – ди бу. Мин аны кызганып ике гөлен алдым. Гранат кәлшәләре иде алар. Берсен әнигә бирдем, икенчесен үзем утырттым, – дип сөйли Гөлнара.

– Үсенте тиз үсте. Күчереп утыртып бер ай узуга чәчәк атты. Ул чакта аның матурлыгын күрсәгез! Күбәләк тугандай күренеш күзәтелә. Тик шулчакта аны чебен баса. Чәчәкләре бигрәк балалы була. Мин инде гөлемне сакларга тырышам. Катнашмалар сибәм. Аннары уңайланып, үсеп китә. Октябрь аенда чәчәк аткан гөл, апрельдә җимеш бирә.

Гөлнара — Баулы кызы. 13 ел Үзбәкстанда яшәп кайта. Анда гранатлар бигрәк матур итеп үсеп утыра, ди ул. Шуңа кулына килеп эләккән үсентегә сөенә генә. Җитмәсә, гөл чәчәк атканда үзенә гел көтмәгән җирдән сөенеч килеп тора икән.

– Гранатларын ашыйбыз. Артык зур булмаса да, бер җимеше биш сум акча кадәр була. Әнием Зәриянең дә гөле җимеш бирә. Мин үземнекен җәйгә урамга да утыртам. Анда ул рәхәтләнеп үсә. Көзен өйгә кертәм. Бер елны персик та утырткан идек. Чәчәк тә атты, тик җимеш бирергә өлгермәде. Салкын тиде. Шуңа да гранатны салкыннан саклап торам, – ди ул. – Гранатның матурлыгын үз күзләрең белән күрергә кирәк. Җимешләре өлгергәч, ярылып китәләр. Кып-кызыл, сусыл булалар. Тәрәзә төбендә бәхет китерүче гөлем миңа бик кадерле. Әле ярый, теге вакытта әбидән алганмын!

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү