Уйный-уйный байыйбыз: ничек итеп берничә атна эчендә акча җыярга?

Акча санаганны ярата, диләр. Санап-санап та артмаганын күргәч, күңел төшә, билгеле. Тик булган кадәрен дә үрчетү ысуллары бар икән бит. Бары тик дөрес итеп акчаны җыя һәм тота белергә генә кирәк.

Уңышка ирешү өчен максат кына куеп, алма, пеш, авызыма төш, дип хыялланып яту гына җитми. Психологик яктан, гомуми бюджеттан берникадәр акчаны нәрсәгәдер тотып калып, җыя башлау авыррак булырга мөмкин. Акча җыя белмим, дияргә ашыкмагыз. Махсус андыйлар өчен челленджлар, гадичә әйтсәк, уен рәвешендәге акча туплау ысуллары уйлап табылган. Беркадәр вакыттан соң нәтиҗәсе сөендерергә мөмкин: сезнең кесәдә шактый гына сумма җыелган булачак.

«52 атна» кагыйдәсе. Бу «уен»ның асылы шунда ки: һәр атна аз гына сумманы тотып калып, атна саен арттыра барырга кирәк. Мәсәлән, акча җыю тартмасына беренче атнаны нибары 50 сум салыгыз. Шуннан соң атна саен 50 сумга арттырып торыгыз. Икенче атнада сез – 100, өченчесендә 150 сум салыгыз. Соңга атнада инде 2600 сум акча салырга туры килер, ә нәтиҗәдә  68900 сум җыелган булыр.

«Икеләтә 52 атна» кагыйдәсе. Керемегез мөмкинлегеннән чыгып, беренче атнаны икеләтә артыграк суммадан башлый аласыз. Шулай итеп, беренче атнаны – 100, аннан соң 200, 300 сум өстәп барырга мөмкин. Соңгы атнаны 5200 сум акча салырга туры киләчәк, ә нәтиҗәдә 137800 сум акча тупланган булачак.

«52 атна кирегә» кагыйдәсе. Акча туплау теләге шулкадәр зур икән, алдарак язып үткән уенның кире вариантын кулланып карагыз. Бәлки, керемегез дә моңа юл куядыр. Димәк, акча җыюны 2600 сумнан башлыйсы. Атна саен әлеге сумманы 50 сумга киметә барасы. 52 нче атнада инде «банк»ка 50 сум акча саласы булачак. Нәтиҗәдә 68900 сум җыелачак. Әлбәттә, 2600 сумнан башламаска да мөмкин. Бу сан кимрәк тә, зуррак та була ала.

Әгәр сезнең айлык керемегез ул кадәр зур түгел икән, акча җыю эшен тагын да азрак суммадан башларга мөмкин. Атнасына 10 сум чигереп барырга киңәш ителә. Ахыргы атнада 520 сум (1 елда – 52 атна) акча өстисе. Нәтиҗәдә бер елга 13780 сум тупланган булыр.

«365» кагыйдәсе. Исеменнән күренгәнчә, бер елга сузылган уен булачак бу. Катнашу өчен теләсә нинди сумманы сайлап алырга һәм аны көн саен 1 сумга арттырырга кирәк. Аздан – 1 сумнан башлыйк, ди. Бер айдан 30 сум кертергә кирәк, ә соңгы кертем – 365 сум булачак. Нәтиҗәдә бер елга 66795 сум җыелачак.

«Ике атнага бер» кагыйдәсе. Күпчелек хезмәткәрләр аена ике тапкыр хезмәт хакы ала. Шуңа күрә ике төрле кертемнән аз гына акча чигереп калырга мөмкинлек бар дигән сүз. Аванс һәм төп хезмәт хакыннан беренче атнада 200 сум тотып калыгыз, тора-бара сумманы арттырыгыз. Елына 70 мең сум тирәсе акча туплый аласыз.

«Коллекционер».  Бу уенның асылы шунда ки: сез кулыгызга сирәк очрый торган кәгазь акча (200 сум, 2 меңлек) эләккән саен, аны җыеп барасыз. Бәлки, аена бик күп тапкыр андый акчалар бер дә эләкмәгән көннәр дә булыр. Мондый ысул күбрәк акчаны картада түгел, кәгазь килеш тоткан кешеләргә туры киләчәк.

«Мин бүген баш тартам…» уены. Кечкенә генә адымнар зур уңышка илтә дип белми әйтмәгәннәр ич инде. Бу очракта да шулай. Аегызның һәр атнасын нинди дә булса нәрсәдән баш тартуга багышлагыз һәм шуның акчасын җыеп барыгыз. Әйтик, ай башында каһвәханәдә каһвә эчүдән баш тарттыгыз ди (мисал өчен, капучино – 130 сум). Берәр тартмачыкка саклап куегыз шуны!

«Буш шакмаклар» уены. Әйтик, сезнең 5050 сумга нидер сатып алырга теләгегез бар, ди. Шуңа акча җыярга кирәк. Моның өчен сезгә ак кәгазь һәм бер тартма кирәк булыр. Ак кәгазьдә 100 шакмак ясагыз, һәркайсына 1дән алып 100гә кадәр сан языгыз. Шуны тартма өстенә ябыштырыгыз, тартмада кечкенә генә тишем булдырыгыз. Шулай итеп, шакмак эчендәге сумма кулга керү белән, аны әлеге максат өчен тартмага салып куегыз. Әйтик, 100 сум акча саласыз икән, 100 саны булган шакмакны буягыз.

«6 конверт» системасы. Керемне процентларга бүлүдән гыйбарәт бу. Башта айлык керемегезне билгеләгез. Ул 100 процентны тәшкил итәчәк. Шуннан соң бу акчаны 6 төрле конвертка салып куегыз. Тәртип түбәндәгечә булырга тиеш:

10 процент – «киләчәк» өчен. Финанс грамоталыгының төп кагыйдәсе болайрак яңгырый: «Башта үзең өчен түлә». Бу очракта да шушы кагыйдәгә таянабыз. Әлеге акча үзенә күрә «финанс мендәре» вазыйфасын башкарачак.

55 процент – мәҗбүри чыгымнар. Монда ашау-эчү, әҗәтләр, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, аренда һ.б. барлык чыгымнар керә.

10 процент – белем алу (балаларныкы һәм сезнеке). Бала-чагагызның мәктәп, балалар бакчасы, секция, иҗади түгәрәкләре, курслары өчен түләүләр – шушында. Балалар өчен китаплар алуны да монда кертергә мөмкин.

10 процент – шәхси запас. Бу – «ирекле» конверт. Монда тотылган акча өчен берәү алдында да (хәтта үзең алдыңда да) хисап тотасы түгел! Тырнак ясату, косметолог хезмәтеннән файдалану, кием-салым сатып алу – мондый ихтыяҗлар өчен акчаны шушыннан алырга кирәк. Янчык «ябыккан» чакларда бу конверт та «ябыграк» була, билгеле.

5 процент – бүләкләр, хәйриячелек.

10 процент – күңел ачу өчен.

Шул рәвешле акчаны ай саен бүлеп куегыз. Әгәр кайсыдыр конвертта акча кала икән, аны беренче конвертка – «финанс мендәрчеге»нә күчерегез.

Киңәш: вакыт-вакыт конвертлар системасында үзгәрешләр үткәрегез. Ихтыяҗларыгыздан чыгып, тупланмаларның процент нисбәтен, конвертларның максатларын үзгәртегез.


Фикер өстәү