Казанда крематорий проектын эшли башлаганнар

Бу эш белән “Татинвестгражданпроект” оешмасы шөгыльләнә.
Казанда крематорий проектын эшли башлаганнар. Аны Мамадыш трактында урнашкан “Курган” зираты территориясендә төзү күздә тотыла. Үлгәннәрнең җәсәден көлгә әйләндерү урыны 2024 елда пәйда булырга тиеш. Аның проектын “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе эшли.
Крематорийда бер генә мич урнаштыру күздә тотыла. Анда тәүлегенә якынча 16 җәсәдне яндыру планлаштырыла.
Мода кадәр узган елда Татарстанда үлем-китем күрсәткеченең 27 процентка артуы турында хәбәр ителгән иде. 2020 елда республикада 54 276 кеше гүр иясе булган. 2019 елдагыга караганда 11 585 кешегә (27 процентка) күбрәк бу.


Фикер өстәү