Венгриядә “Спутник V” вакцинасын куллана башлаганнар

Россиянең “Спутник V” вакцинасын Венгриядә дә яхшы дип тапканнар. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе көнне хроник авырулары булмаган 60 яшьтән өлкән венгриялеләр бездә уйланып табылган прививка ала башлаган. Шулай итеп, Венгрия, Евросоюз илләре арасында, “Спутник V” вакцинасын куллану буенча беренче булган.


Фикер өстәү