2021 елда Татарстан эш бирүчеләре һөнәрләре җитештерү өлкәсенә караган хезмәткәрләр белән кызыксына.
ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда республикада кирәкле биш вакансияне санап үтте.
«Барыннан да бигрәк белгечләр производствога кирәк, бу гомуми структурада 20 проценттан артык. Ягъни һәр бишенче вакансия — җитештерү өлкәсенә таләп ителә торган хезмәткәрләр. Эшче һөнәр ияләре, югары квалификацияле эшчеләр кирәк. Хезмәт хакларының уртача дәрәҗәсе якынча 24 мең сум», — диде ул.
Шулай ук хокук саклау, транспорт, сәламәтлек саклау һәм консалтинг өлкәләрендә хезмәт ресурсларына кытлык күзәтелә. Бу биш тармак хәзерге вакытта төбәктә эшче көчләргә төп ихтыяҗны формалаштыра.
Элегрәк «Татар-информ» 2021 ел башыннан Татарстанда эшсезләр саны 13процентка — 33 мең кешегә кадәр кимегәнлеген хәбәр иткән иде. Бүгенге көндә эш бирүчеләр республика халкына 53 меңнән артык вакансия тәкъдим итә.