Казан халкы «Чаңгы юлы» марафонына чыкты

Бүген Россиянең 72 төбәгендә «Россия чаңгы юллары-2021» масштаблы ярышлар узды. Чарада профессиональ спортчылар да, кышкы спорт төрен яратучылар да катнашты.

Узышны уңай температура да туктатмады, гәрчә республиканың берничә районында аны шулай да күчерергә туры килде.

Ачылыш тантанасы дүрт йөгерештән соң узды. Аңа кадәр ГТОны 2, 3, 5 километрга тапшырып, 5 һәм 10 километрга массакүләм стартлар узды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Чаңгычыларга призларны ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Минголов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тапшырды.

/Татар-информ


Фикер өстәү