81 яшендә өйләнгән Мәсләви бабай: «Алладан яхшы хатын сорадым»

Бүген Мамадышта 81 яшьлек Мәсләви абый белән 65 яшьлек Мөнирә апа гаилә корган. Бу хакта “Нократ” газетасы хәбәр итте. Туйда баш редактор Светлана Ханова да булган. Туй көне өчен матур датаны сайлап алганнар. Мәсләви абый Аллаһы Тәгаләдән үзенә яхшы хатын насыйп итүен сораган булган. Ниһаять, теләкләре кабул булган.

1997 елда Мәсләви абыйның гомер иткән хатын үлеп киткән. 19 ел ялгыз яшәгән. 2016 елда район мәдәният йортына концертка барган булган. Күрше урындыкта Мөнирә апа утырган. Сөйләшеп китеп Мәсләви абый Мөнирә ападан телефон номерын сорап алган. Икенче көнне шалтыратып карый, тик башка кешегә эләгә. Әмма югалып калмый, Мөнирә апаның номерын эзләп таба һәм менә хәзер гаилә корып җибәргәннәр.

http://

/Нократ


Фикер өстәү