Ике улын Әфганстанга озаткан ана: «Балаларым кайтканчы күземнән яшем кипмәде»

1980 елда Әгерҗе районының Исәнбәй авылында яшәүче ике игезәк Илдус белән Илгиз Мөхәммәдияровлар бер көнне армиягә китә. Ул вакытта Исәнбәйдән тагын бер көнне 11 егетне армиягә алалар.

 – Армиягә китәргә дигән повестка килүгә, аш уздырдык та, китеп тә бардык. Авылдан аерылып китү җиңел булмады. Әнинең елап калганы әле дә күз алдымда тора. Ярты ел узуга безне яңа урынга күчерделәр, Ташкентка килеп төштек. Өр-яңа киемнәр өләшеп чыктылар. Анда да Әфганга алып китәрләр дип уйга да килмәде. Ике атнадан самолет белән каядыр очтык. Килеп төшкәч кенә Әфган җирендә булуыбызны аңладык, – дип сөйли Илдус абый. – Икәү булгач, бер-беребезгә терәк идек. Әмма беркайчанда начар уйларга бирелмәдек. Хәрби өйрәнүләр дә дәвам итте. Кулдан автомат төшмәде, һәр төн тревога дип торгызалар иде. Туйганчы ашый да алмадык ул чакта. Әмма әнигә берни сиздермәдек. Хатларда бар да яхшы дисәк тә, күңелдә тыныч түгел, эчтә ут иде. Шөкер, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булды.

Игезәкләрнең әниләре Хәмидә апага 85 яшь. Ул Исәнбәй авылында гомер итә.

– Ул елларда ашавым-ашау, йокым-йокы булмады. Балаларым өчен бик борчылып тордым. Алар кайтканчы күземнән яшем кипмәде, – ди ул.
Илдус абый гомере буе тракторчы булып эшли, Илгиз абый исә электрик һөнәрен сайлаган.
Илдус абый хәзерге яшьләргә теләген дә җиткерде.

– Хәзерге яшьләр армиягә бармый йөрмәсен. Хезмәт итү – тормыш мәктәбен үтү. Эшсезлектән тилмереп, төркем-төркем урамда йөргәнче, ичмаса, армиядә ир-ат булырга өйрәнеп кайтырлар иде, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Ике улын Әфганстанга озаткан ана: «Балаларым кайтканчы күземнән яшем кипмәде»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү